Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Халык контроле»нә элмә такталарда һәм күрсәткечләрдәге хата турында хәбәр итеп була

Хәбәрләр «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» һәм «Юл хәрәкәтен оештыру» категорияләре буенча кабул ителә.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан халкы, элмә такта яки күрсәткечтә хата яки татар теленә тәрҗемәсе булмавын тапса, «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итә ала. Гаризаны ничек дөрес итеп бирү турында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

«Моның өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки „Халык контроле“ мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Кулланучы кирәкле урыннарны тутырырга тиеш булачак», - диде Сәрия Сабурская.

Аерым алганда, хәбәрне калдыру өчен «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайларга, фотоматериалны йөкләргә, адресны күрсәтергә, вакыйга исеме, тулырак мәгълүмат күрсәтергә, басма кагыйдәләре белән ризалыкны расларга һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк.

Омбудсмен белдергәнчә, гариза кабул ителә һәм call-үзәк тарафыннан җаваплы башкаручыларга эшкә җибәрелә. Системада ачык һәм ябык керү турында хәбәрләр бар. Шулай итеп, ачык хәбәрләр системаның тышкы интерфейсында чагыла, ә ябыклар бары тик мөрәҗәгать итүчегә һәм министрлыкларның һәм җирле үзидарә органнарының җаваплы башкаручыларына гына бирелә.

Реклама

Ун көн дәвамында башкаручы тарафыннан, хәбәрдә күрсәтелгән мәсьәләне хәл итү өчен законлы нигезләр булмаган очракта, чаралар күрелә — «планлаштырылды» яки «мотивлаштырылган кире кагу» статусы билгеләнә.

Сәрия Сабурская искәрткәнчә, хаталар турында системага һәм башка категория — «Юл хәрәкәтен оештыру» буенча хәбәр итәргә мөмкин. «Гражданнар, мәсәлән, торак пункт атамасында татар телендәге язуда хата бар дип хәбәр итә. Моннан тыш, хаталар аншлагта адрес күрсәтүдә, тукталыш павильоннарында, юл күрсәткечләрендә очрый», - дип өстәде ул.

«Республика халкы актив булсын иде. Хатаны күрсәтеп, язуларны төзәтү өчен, системага мөрәҗәгать вакытында җибәрелсен иде», — дип нәтиҗә ясады ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Агымдагы елның 1 октябренә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясе буенча барлыгы 183 мөрәҗәгать килгән.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X