Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ХАЛЫК СОРЫЙ: Ул томограф дигәнен Актаныш хастаханәсенә дә алып булмый микән соң?

Кеше авырмый тормый. Без дә ирем белән үзәк хастаханәнең хирургия бүлеге юлын таптадык соңгы вакытта.

Кеше авырмый тормый. Без дә ирем белән үзәк хастаханәнең хирургия бүлеге юлын таптадык соңгы вакытта. 


Шундагы бер авыру сөйли: “Әллә өнем, әллә төшем, кемдер берәү әйтә, сиңа вакыт җитте, мин сине алып китәм, ди. Шул арада яссы тауның яшеллеккә күмелгән кәҗә сукмагыннан атлап, бәбәй итәкле күлмәк, чигүле алъяпкыч кигән фәрештәләр төшеп киләләр икән. Алар әйтә: “Курыкма, без сиңа ярдәм итәргә  телибез, тырышабыз, Алла боерса.” Һәм алар ак халат, ак башлык кигән табиб-хирургларга әйләнәләр, миңа операция ясап, үлемнән коткарып калалар”... 


Хирургия бүлегендә эшләүче фидакарь үз эшләренең осталары һәркемгә – 90 яшьлек өлкәннәргә дә, сабый балаларга да, инвалидларга да, караучысы булмаганнарга да бердәй игътибарлы. Җансыз кебек яткан, сөйләшә дә алмаган авырулар 2-3 көннән хәрәкәтләнеп, сөйләшә, тамакларына каба башлый. Бик җитди чир булганда, аныклык кертү өчен авыруларны Чаллыга томография үтәргә дә җибәрәләр. Ул томограф дигәнен Актаныш хастаханәсенә дә алып булмый микән соң? Бик яхшы булыр иде!

Реклама


Озак еллар хирургия бүлеген җитәкләгән үзе гади, үзе эчкерсез, үзе бик тәҗрибәле, үз эшенең остасы Валерий Усманов авыруларда ышаныч хисен арттыра, күңел тынычлыгы бирә. Бармаклары белән хастаның авырткан урынын капшап караганын карап торсаң, гүя ки, оста пианист һәм кирәкле ноталарны табып, матур бер көй тудыра. Ул шул рәвешле дә дөрес диагноз куя. Әле генә эш сәгате бетеп, өенә кайтып киткән табибны күп вакыт кабат чакырып китерәләр. Юл һәлакәтендә фаҗигагә очраган кешеләргә ярдәмгә, я кичекмәстән операция ясарга кирәк булганда төнлә дә, көндез дә килеп җитә. Ул һәр авыруны ярата. Сабыйларга җылы мөнәсәбәте турында аеруча тәмләп язарга була. Елаган баланы күкрәгенә кысып, яңагын сабый битенә куеп тора да, бала елаудан туктый. Әгәр шәфкать туташы өлгермәсә, мин – хирург, бу минем эшем түгел, дип тормый, бәйлисе урынны чистартып, бәйләп куя. Менә шундый олы йөрәкле, мәрхәмәтле табиб ул. 


Операцияне  анестезиологтан башка күз алдына да китереп булмый. Бу өлкәдә Айрат Разетдинов эшли. Шулай ук, УЗИ үткәреп, авыруга диагноз куючы да ул. Үз эшен яратып башкара. Безне төнлә каршылаган табиблар И.Могътазиров, И.Хафизовка чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Зур рәхмәт сүзләребез – шәфкать туташларына. 


Язмам ахырында, тәкъдимемне әйтәсем килә: хастаханә коридорына халык хөрмәтен казанган табибларның фотосурәтләрен элсәләр, бик яхшы булыр иде. Мәсәлән, Валерий Асылгәрәй улы Усмановныкын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев