Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ХАЛЫК ҮЗ ФИКЕРЕН БЕЛДЕРДЕ: Актанышта түләүле мәет җирләү хезмәте кирәкме?

Күргәнегезчә, күпме кеше – шуның кадәр фикер, җәмәгать.

Актанышта барлыкка килгән түләүле мәет җирләү темасына кире кайтып, бу уңайдан aktanysh-rt.ru рәсми сайтында  урнаштырылган сораштыруга нәтиҗә ясап үтик. 

Халыкта  төрле фикерләр тудырган бу хезмәт чынлыкта кирәкме соң? Сорашуда катнашкан 55 % райондашыбыз “Кирәк, мәетнең туганнары да булмаска мөмкин бит”, дигән пунктка үз тавышын биргән. Шул ук вакытта 25 % тавыш бирүче бигрәк тә Актанышта мондый хезмәткә мохтаҗлык юк дип саный. 8% халык әлеге кәсептән берәү акча эшләячәк дип борчыла. 12% райондашыбыз Актаныштагы түләүле мәет җирләү хезмәтенең кирәкме-юкмы икәнен вакыт үзе күрсәтәчәген көтә. 

Реклама

Күргәнегезчә, күпме кеше – шуның кадәр фикер,  җәмәгать. Әгәр дә бу хезмәт үз эшен җирләү йолаларына туры китереп башкара икән – аның үз клиентлары, барыбер, булыр кебек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев