ХАТЫН-КЫЗЛАРГА КИҢӘШ: Бу 7 әйбер сезнең өйдә булмаска тиеш!
Менә нинди 7 төр әйберне бер дә жәлләмичә чүпкә ташларга кирәк.
– Бәлки кирәге чыгар...
Нәрсәнедер ташларга дип кулга алгач, кызганып: «Туктале, ятып торсын, бәлки, кирәге чыгар», – дип, ул әйберне кире урынына куйган чакларыгыз еш буламы сездә? Гомумән, инде кирәге булмаган әйберләр белән җиңел саубуллашасызмы? Иске кирәк-яракны ташлый алмаган кешеләр шундый күп бит алар!
Өеңне иске-москы складына әйләндермәс өчен, шкафларга әледән-әле тәртип салып торырга кушалар. Менә нинди 7 төр әйберне бер дә жәлләмичә чүпкә ташларга кирәк.
1. Бүләкләр һәм сувенирлар
Кемдер кайчандыр биргән ваза, фотосурәтләр өчен рам, статуэтка, сез беркайчан стенагызга элеп куярга җыенмаган картина... Һәркайсыгыз үзен уйлап утырадыр: «Әйе, миндә дә бар бу әйберләр», – дип. Без бит аларны дистә еллар буе саклыйбыз. Югыйсә бу «байлык» белән хушлашырга күптән вакыт.
2. Иске техника
Фатирның өч бүлмәсендә өч суыткыч тотучылар бар: шуларның берсе эшли, калган икесе – ял итә. Дөресрәге, күптән ватык. Әмма... кышлык өчен әзерләгән варенье банкаларын тутырып куярга шундый җайлы бит алар!
Сездә дә шундый «шкаф»лар бармы? Һич кызганмый чыгарып атыгыз – өгездә күпме буш урын барлыкка килүен күреп үзегез дә шаккатырсыз.
Кемдәдер бу исемлек тагын да озындыр әле: кер юуу машинасы, телевизор, проигрыватель...
3. Чүпрәк-чапрак
Элеккеге кебек: «Чүпрәк-чапракка ярар әле», – дип, иске кием-салымны, тузган тәрәзә пәрдәләрен, урын-җир әйберләрен җыеп ятуның кирәге юк хәзер. Тузан сөртергә махсус салфеткалар, савыт-саба юарга губкалар сатып алабыз. Тәрәзә чистартырга аерым салфеткабыз, көзге ялтыратырга башкасы бар. Идән чүпрәге дә махсус сатыла хәзер. Шулай булгач, тузган урын җәймәләрен еллар буе нигә шкафта сакларга соң? Көяләргә ризык булсын өченме?
4. Кием-салым
Боларын ташлау авыррак инде... Әмма шундый нәрсә бар: әгәр син ул киемне елга бер тапкыр да кимәгәнсең икән, димәк, син инде аны башка кимәячәксең – аның сиңа кирәге юк диләр. Моның белән килешергә дә була, килешмәскә дә. Ярый соң алайса, әйдә, киеп карагыз. Нәрсә, чалбарның төймәсе каптырылмыймы? Күлмәккә дә сыймыйсызмы? Нишләргә кирәген беләсез... (Ярамаган кием-салымны ташларга, дип әйтү, чүпкә чыгарып ату дигән сүз түгел бит әле. Мохтаҗрак кешеләргә дә бирергә була бит.)
5. Савыт-саба
Китек тәлинкә, сапсыз чынаяк, төбе купкан таба, иске сервиздан калган тәлинкә... Барыбызның да кухнясында бар болар. Ә кайсы шкафны ачсаң, шуннан килеп чыгучы буш пыяла банкалар? (Без, хатын-кызлар, пыяла банка җыярга нигә бу кадәр яратабыз икән, берәрегез белмиме?! Кайберләребез инде консерва заводы ача ала. Һич арттырусыз!)
Кыскасы, барысын да ташларга!
6. Төзелеш материаллары
Обой кисәкләре, төбендә генә буяу калган буяу банкалары, плиткалар, клей... Сезгә чынлап та кирәге чыкканчы аларның күбесе искерәчәк, куллану вакыты чыгачак, катачак, кибәчәк... Шулай булгач, нигә сакларга соң?!
7. Вакытлы матбугат
Газеталар инде укылган, журналлар карап чыгылган. Өйдә нигә тузан җыйдыртып яткызырга аларны: 3 айга бер ревизия ясагыз һәм макулатурага тапшыруны гадәткә кертегез.
Йә, ничек, рәхәт булып калдымы? Һавалар ук иркенәйде, әйеме. Иске-москы, тузган әйберләр тузан гына җыймый, начар энергетика да туплап ята дип юкка әйтмиләрдер шул.
чыганак: http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=7362
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 июнь 2022 - 10:49У налогоплательщиков есть возможность получать актуальную информацию об уплате налогов по электронной почте или в смс-сообщении Налогоплательщики могут получать информацию о выполнении налоговых обязательств по электронной почте или в смс-сообщениях. Для этого достаточно направить согласие на информирование о наличии задолженности по форме, утвержденной приказом ФНС России от 06.07.2020 № ЕД-7-8/423@.28800
-
23 июнь 2022 - 08:53РЕШЕНИЕ Об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год Заслушав и обсудив доклад председателя финансово-бюджетной палаты Актанышского муниципального района К.Р. Каюмовой об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год, Совет Актанышского муниципального района РЕШИЛ:18000
-
22 июнь 2022 - 15:07Акционерное общество «Транснефть – Прикамье» повышает надежность производственных объектов АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республике Татарстан и Кировской области, в которых были задействованы 210 человек и 75 единиц техники. Работы проводились в соответствии с программой технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта.20300
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!212400
-
22 июнь 2022 - 13:36Нефтепроводчики приняли участие в фестивале «Военные игры «Элбэдэн» В преддверии очередной годовщины начала Великой Отечественной войны в Пестречинском районе Татарстана прошел IV Всероссийский фестиваль исторической реконструкции «Военные игры «Элбэдэн», в котором наряду с реконструкторами из разных регионов страны по традиции приняли участие работники АО «Транснефть – Прикамье».16000
-
20 июнь 2022 - 08:0620–26 июньгә йолдызнамә Кучкар (21.03 – 20.04) Хезмәт баскычыннан очып диярлек менеп китү мөмкинлеге ачылыр. Әмма сез күбрәк эшләргә һәм барысы өчен дә җавап бирергә әзерме? Шул хакта уйланырга кирәк булыр.69100
-
19 июнь 2022 - 07:45Айдар Хәев: Үзәк хастаханәнең иң зур байлыгы- аның кадрлары Бүген Россиядә медицина хезмәткәрләре көне. Әлеге бәйрәм 1980 елдан башлап СССР Югары Советы карары белән һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.62800
-
18 июнь 2022 - 12:48ӨЙРӘНӘБЕЗ: Үлән исемнәренең татарчасын беләсезме? Үсемлекләр, дару үләннәре, чәчәкләрнең русча- татарча исемнәре.37900
-
17 июнь 2022 - 10:34Июнь аенда Актаныш, Ирмәш, Түбән Яхшый, Яңа Кормаш авылы гражданнары исерек хәлдә машина йөрткәндә тоткарланган 1-17 июнь көннәрендә Актаныш районында яшәүче 6 ир-егет эчкән көенә машина йөрткән өчен хокук сакчылары тарафынан тоткарланган.77801
-
17 июнь 2022 - 09:41"Ромашка" балалар бакчасында "Тылсымлы кәгазь" оригами ясау чарасы узды Ямьле җәй көннәрендә балалар бакчаларында шөгыль-дәресләр ачык һавада уздырыла.33901
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
26 июнь 2022 - 13:36Районның спорт җитәкчеләре һәм "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов республикакүләм шахмат ярышы җиңүчеләрен котладыРеспубликабызның 12 район һәм кече шәһәрләреннән килгән 112 яшь шахматчы 4 көн дәвамында шәхси беренчелек өчен көч сынашты. Актаныш спортчылары матур уеннар күрсәтеп районыбыз данын яклады.9200
-
26 июнь 2022 - 10:10Якташыбыз Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек»Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинны Питрәч районының Әлбәдән авылында эзләп таптык. Хатыны Аннаның туган авылында йорт тергезәләр икән. Сәхнәдән кая югалдыгыз, дигәч, чакырган җиргә барабыз, куган җирдән китәбез, дип җавап бирде. Без аның белән үткәннәргә кайтып килдек, хәзерге сәхнә хәлләре турында сөйләштек.16800
-
26 июнь 2022 - 09:30Актаныш үзәкләштерелгән китапханәсе 2021 елда 10 млн сумлык грант оттыӘлеге шатлыклы хәбәрне алар Цифрлаштыру елы уңаеннан үзләренә зур бүләк буларак кабул иттеләр.7300
-
26 июнь 2022 - 09:17Яшелчәләргә тозлы су сибегез!Уңыш мул булсын, дисәгез, бу эшне вакытында башкарырга кирәк.10300
-
16 июнь 2022 - 08:03В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер, з/п от 30 тыс.руб.66500
-
15 июнь 2022 - 07:51“Актанышский агрегатный завод” приглашает на работу В ЗАО “Актанышский агрегатный завод” требуются операторы, наладчики, инженер – технолог, инженер – конструктор.57400
-
7 июнь 2022 - 09:48В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется главный бухгалтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется главный бухгалтер120000
-
24 июнь 2022 - 16:00“Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә җиңүче Фәнзилә Сираеваны хезмәттәшләре аягүрә басып алкышлады Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган медицина хезмәткәрләрен котлау тантанасында районкүләм "Ак чәчәкләр" бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.63302
-
24 июнь 2022 - 15:42Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.52702
-
22 июнь 2022 - 16:3225 ел район җитәкчесе булып эшләгән Энгель Фәттахов: Шушы чорда бер генә кешенең дә гозеренә битараф калмадым Бүген район Советы депутатлары, бертавыштан диярлек кул күтәреп, 20 ел дәвамында Актаныш районын җитәкләгән Энгель Фәттаховны вазыйфасыннан азат итте. Бу хәлгә күңел ышанмый. 1552 елда Сөембикә-ханбикәне озаткан чорлар күз алдына килә... Милләтпәрвәр, үз халкы, туган төбәге өчен җанын фида кыла торган шәхесебезнең көтмәгәндә, уйламаганда, гөрләтеп эшләп торган вакытында эштән китүе гайре табигый хәл. Бу беренче чиратта Энгель Нәвап улының шәхси карары. Актаныш зиратында бер кабердә ике тапкыр тәре киселү менә шулай мәкерле рәвештә үз эшен эшләде. Гаеплеләрне тарих үзе чиста суга чыгарыр.86102
-
22 июнь 2022 - 12:12Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Ленар Зариповка йөкләнде Бүген Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.86601
-
21 июнь 2022 - 14:01Энгель Фәттахов кебек җитәкчеләрне югалту җинаять! Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, православие динендәге кешенең каберендәге хач кисү очрагына бәйле рәвештә, вазифасыннан китүен белдерде. Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабутдинова шул уңайдан район советы депутатларына мөрәҗәгать белән чыккан иде.93901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика