Актаныш

«ХАТЫНЛЫККА АВЫЛ КЫЗЫН АЛ! СӨТЛЕ, МАЙЛЫ, БӘРӘҢГЕЛЕ БУЛЫРСЫҢ!»

Һәрбер кызның да, мөгаен, «авыл кызы» vs «шәһәр кызы» дигән чагыштыру белән күзгә-күз очрашканы бардыр. Әлеге ситуация белән көндәлек тормышта очрашу – бер хәл, ул әле китапларда, кинофильмнарда да яктыртыла. Ә хәзер, әйдәгез, үзебез дә бу кызыклы чагыштыру белән якынрак танышыйк.

                 Күптән түгел генә бер фикер ишеттем. Бер егет үзенең авылдан килгән курсташларын зәвыклы киенә белмәүдә, үз-үзләрен карамауда гаепли. Бу сүзләрне ишетүгә үземнең таныш кызларымны күз алдыма китерә башладым һәм әлеге сүзләр белән бөтенләй ризалаша алмадым! Һәр кыз бала да үзенчә матур, сөйкемле бит.

                 Башкалар әлеге чагыштырулар турында ниләр уйлый икән? Әйдәгез, алар фикере белән дә танышып узыйк!

Ринат Галиәхмәтов, Түбән Кама шәһәреннән:

                 –Авыл кызы белән шәһәр кызы арасында аерма бар дип уйлыйм. Ләкин бу шәһәрләрдән дә тора. Казан кызы Түбән Кама кызына бөтенләй охшамаска мөмкин. Тагын шуны әйтергә була: алар авыл кызларына караганда, замана белән бергә атлый, ягъни алдарак. Ә менә чибәрлеккә килгәндә, авыл кызлары беренче урында тора. Авылда торучы кызларның да төрлесе була: кайберләре ялкау, ә кайберләре – киресенчә. Минемчә, монда әти-әнинең өлеше зур. Мин моны үзебездән чыгып әйтәм, без бар эшне дә гөрләтеп эшлибез! Хәзерге заманда кызларга интернетта язышу күбрәк ошый, алар уй-фикерләрен, хис-кичерешләрен күбрәк шунда аңлаталар. Безнең заманда барысы да бүтәнчә иде. Без хатлар алышып языштык. Рәхәтләнеп авылда торыр идем. Чөнки миңа анда рәхәт. Биредә җан тынычлыгы хөкем сөрә! Кечкенә чактан ук әни белән әти шундый шаян киңәш бирәләр иде: «Хатынлыкка авыл кызын ал! Сөтле, майлы, бәрәңгеле булырсың!». Мин шәһәр туташлары белән дә, авыл кызлары белән дә очрашып йөрдем, әмма башымны авыл кызы әйләндерде! Яратуым көчле иде, беренче күргәч тә аның каян икәнен белеп булмый бит! Шуңа күрә йөрәгемә ышандым.

Зәринә Хәсәншина, Балык Бистәсе районы, Тәберде Чаллысы авылыннан:

                 –  Аерма бар дип уйлыйм, ләкин ул аерма бары тик тәрбиядә генә. Әлбәттә, мин үзем авыл кызы буларак, авыл балалары күпчелек туган телендә сөйләшеп тәрбияләнәләр, дип әйтер идем. Шәһәр кызлары татарча белсә дә, урысча сөйләшеп үсәләр, ләкин гомумиләштерү дә дөрес түгел. Чөнки дус кызларым арасында шәһәр кызлары бар, алар барысы да татарча яхшы аралаша.

                 Тагын шуны әйтергә кирәк: оялчанлык авыл кызларына күбрәк хас. «Раскрепощенность» шәһәргә киткәч, берничә ел торгач кына күзәтелә башлый (үземнән чыгып әйтәм).

                 Шунысы кызык, кайбер авыл кызларының киеменә, үз-үзләрен тотышына, сөйләменә карап, авыл кызы дип әйтеп тә булмый.
                 Авыл эшләрен шәһәр кызлары эшләп үсми. Авыл кызлары күбрәк эш белә дип уйлыйм. Мәсәлән, мунча ягу, сыер саву, мал карау, бакча утау.
                 Ашарга пешерүгә килгәндә дә, авылда яшәүче әниләр кызларына бигрәк тә камыр ризыкларын әзерләүне кечкенәдән сеңдерә.

                 Хәзерге авыл кызларын шәһәрнекеләрдән бер дә аерып булмый, чөнки социаль челтәрләр, замана үзенекен эшли... Авылда да яшьләр бер-берсе белән урысча сөйләшә, киемнәргә онлайн заказ бирә.

Радик Шәрәфиев, Әтнә районы, Түбән Бәрәскә авылыннан:

                 – Минемчә, аерма бөтенләй юк! Чөнки барлык гүзәл затлар да тигез! Шуны әйтеп узарга кирәк: хәзер авыл кызымы, шәһәр кызымы – барыбер. Барлык кызлар да зәвыклы киенә! Тырышлык һәр кешенең үзеннән тора. Мисал өчен, авыл кызы да ялкауланып ята ала! Хәзерге авыл кызлары элеккегеләреннән бизәнү белән аерылып тора. Замана кызлары бизәнүне бик яхшы белә. Бер карасаң, бу бик яхшы, икенче яктан карасаң, табигыйлек югала бара… Минемчә, шәһәрдә яшәве күпкә уңайлырак, чөнки авылда беркайчан да эш бетми. Кыз авылныкымы, шәһәрнекеме – мөһим түгел. Иң мөһиме, татар кызы булсын, туган телендә камил сөйләшсен, тырышлыгы булсын. Әбием әйтмешли: «Аллаһтан курыккан бәндә була күрсен инде!»

                 Сорауларга җавап табу максатыннан, инстаграмда да сораштыру үткәрергә булдым. Күпләр авыл кызы белән шәһәр кызы сөйләм, үз-үзен тотыш, кием, гадилек, чибәрлек, тырышлык белән аерылып тора дип уйлый. Ә инде «Хатынлыкка авыл кызын алыр идегезме яисә шәһәр кызынмы?» дигән сорауга, 60% кеше – авыл кызын, 15% – шәһәр кызын, ә калган 25%ы кайдан булса да ярый дип җавап бирде!

                 Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә, әлеге язма берәүне дә рәнҗетү максатыннан язылмады. Һәрбер кыз уникаль! Мондагы сүзләрне йөрәгегезгә якын алып, төннәрен йоклый алмыйча ятмагыз тагын!

                 Чыганак: Ялкын

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: