Реклама
Хәбибкә фикерләрен тупларга вакыт кирәк.
UFС президенты Дана Уайт ESPN га интервьюсында Хәбиб Нурмагомедовның билгеле бер шартларда спортка кире кайтачагын сөйләгән. "Киләсе ялларда Конор-Порье белән Хукер-Чэндлер бил алышачак. Хәбиб: "Алар матур тамаша күрсәтеп тәэсирләндерсәләр һәм шуның белән миндә спортка кайту теләге туса, уйлаячакмын", - дип әйтте. Хәбибкә фикерләрен тупларга вакыт кирәк. Киләсе атнада көрәш яхшы булса, аны спортта күрә алабыз дип уйлыйм", - дигән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз