Актаныш

ХЕЗМӘТЕНДӘ ХӨРМӘТЛЕ: Район пенсия фондын җитәкләүче Булат Басыйров мактау кәгазенә лаек булды

Россия Федерациясе пенсия фондының Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Булат Басыйров Татарстан Республикасының Хезмәт һәм Социаль яклау Министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

                Әлеге мәртәбәле бүләккә Булат Мөзәллиф улы Татарстан Республикасының Хезмәт һәм Социаль яклау Министрлыгы белән ике арадагы нәтиҗәле хезмәттәшлек, эштә югары профессиональлек һәм пенсия системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ия булды. 

                 Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйровны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы хезмәтендә зур уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: