Актаныш

ХЕЗМӘТЛӘРЕ ХӨРМӘТЛЕ: Полиция вәкиле Дамир Фазлыев Мактау кәгазенә лаек булды

РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге өлкән лейтенанты, участок полициясе Дамир Фазлыев Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мактау кәгазенә лаек булды.

ТР Эчке эшләр министры- полиция генерал- лейтенанты Артем Хохорин имзалаган Мактау кәгазендә "Хезмәт бурычларын намус белән үтәгәндә инициатива һәм һөнәрмәнлек күрсәткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен" дигән юллар бар.

Райондашыбыз, полиция участок вәкиле Дамир Фазлыевны хезмәте лаеклы бәяләнү белән котлыйбыз! Тагы да уңышларга ирешергә язсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: