Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хисмәтуллиннарның – өченче, районның унынчы сабые

Актанышта яшәүче Рим һәм Лилия Хисмәтуллиннарның гаиләсен өченче бала тулыландырып җибәрде. Аңа Солтан дип исем кушканнар.

Районда унынчы булып туган әлеге нарасыйга туу турындагы таныклыкны район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе тапшырды. Әлеге күңелле вакыйга 29 гыйнвар көнне Актанышның Тантаналар залында узды.

ЗАГС бүлеге яшь гаиләләр белән кызыклы, дөньяга аваз салган һәрбер балага туу турындагы таныклыкны, Республика Президентының тәбрик хатын тапшыруны истә калырлык вакыйга итеп оештыра. Исәп саны буенча түгәрәк даталарга туры килгән сабыйлар исә районның тантаналар залына чакырылып, бик кадерле, олы кунак буларак хөрмәтләнә. Бәхетле гаиләнең шатлыгын бергәләп уртаклашу – истә калырлык вакыйга.

Әти-әнисе кулындагы кечкенә төенчектән борын очы гына күренеп торган кечкенә Солтанның бәхетле, озын гомерле, тәүфыйклы, сау-сәламәт булып үсүен телибез. Шундый изге теләкләр Энгель Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиеваның чыгышында да кат-кат яңгырады.

Хисмәтуллиннарның гаилә коруларына– 17 ел. Олы улларына – 16, кызларына – 14 яшь. Зур гына яшь аермасы да куркытмаган аларны. 2020 елның 18 гыйварында нәни уллары Солтан дөньяга килгән.

– Уйладык-уйладык та, өченче сабыебызны алып кайтырга булдык. Рәхмәт хөкүмәтебезгә дә, төрле программалар бар. Яшь гаиләләр бала алып кайтудан куркып калмасын иде. Авыл җирендә яшәүчеләргә яңа төрле программалар барлыкка килә. Актанышта балалар бакчасына урнаштыру да проблема түгел, чөнки балалар саны кими бара. Авылда да бик рәхәтләнеп яшәргә мөмкин. Дәүләт барыбер ташламый ул.

– Кечкенә улыбыз гаиләбезгә зур шатлык алып килде. Без бик бәхетле. Исән-сау, сәламәт булып үссен, –  диде гаилә башлыгы Рим Хисмәтуллин.

Лилия мәгариф идарәсендә эшли. Аның тырыштылыгы, хезмәт уңышлары турында район җитәкчелеге тарафыннан уңай фикерләр генә әйтелде. Шулай да хатын-кыз – өйнең нуры, гаилә җылысын саклаучы. Ә гаиләнең бизәге – балалар.

Шушы күркәмлекне саклап, тигез, тату булып яшәсеннәр. Күп балалы гаиләләр һәрвакыт шулай башкаларны сокландырып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев