Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хәмдүнә Тимергалиева вафат

Җырчыны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның вафат булуын күргән.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи хәбәр итте.

Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән. Ул вафат Хәмдүнә Тимергалиевага тап булган.

 

Реклама

Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Уфа элемтә станциясендә монтер булып эшли.

1976-1987 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Репертуарында 1000-ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев