Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хөрмәтле хезмәттәшебез Фәния Шамил кызы Рәшитованы ихлас күңелдән гомер бәйрәме-туган көне белән котлыйбыз!

Фәния Шамил кызы озак еллар Актаныш радиосында хезмәт куя, райондашларыбызны һәркөнне матур, ягымлы тавышы белән сәламләп, төрле эчтәлектәге тапшыруларында Актанышның хезмәт сөючән кешеләре турында сөйли, ил-көн яңалыклары белән таныштыра, матур әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре белән әңгәмәләр оештыра.

         Хөрмәтле Фәния Шамиловна!
 Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. 
Сезне җиһанга бүләк иткән август ае ямьле җәйнең иң бай вакытына туры килә. Алтын бөртекләрдән тулышкан иген диңгезе, күзләрне иркәләп өлгергән муллык чоры кебек киң күңелең юмарт, эчкерсез, гади, сабыр синең.

 

Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
 

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә,

Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Ташламасын сине беркайчан да,
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.

 

       Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлардан гына торган бәрәкәтле озын гомер, иминлек телибез. Киләчәктә дә шулай хезмәтегездән тәм, тормыштан олы ямь табып яшәгез. Күңел күтәренкелеге һәм иҗат ялкыны Сезне гомер буе озата барсын!
 

Зур хөрмәт белән “Актаныш-информ” коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев