Реклама
Агымдагы елның май ае нәтиҗәләре буенча, Актаныш районында 3461 гаиләдә 6661 бала тәрбияләнә.
Күпбалалы гаиләләр саны – 374, аларда 1183 бала бар.
21 гаилә социаль яктан куркыныч булып исәптә тора, аларда барлыгы 21 бала яши.
Районда авыр гаиләләр саны – 89, аларда 198 бала тәрбияләнә.
Ведомствоара рейдлар буенча 2018 елның 5 аенда 9 ведомствоара рейдлар уздырылып, 72 гаилә тикшерелгән.
Бүгенге көндә исәптә торучы 11 гаиләгә дә янгын чыгуны хәбәр итә торган сигнализаторлар урнаштырылган, куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз