Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Киң күңелле, гади кеше ул

Могҗизалар булмый җирдә, Яшьлек кире кайтмый шул. Аккан судай үтә еллар, Сулар үргә акмый ул. Гомерләр үтә инде ул, Ашкынып аккан судай, Тик гомернең буйларына Исәнлек бирсен Ходай. Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, төрек келәмнәрен хәтерләткән, ә агачлар, берсен-берсе уздыра-уздыра, җәйге киемнәрен көзгегә алыштырган, миләш агачының кып-кызыл җимешләре, яфракларының ялкындай...

Могҗизалар булмый җирдә,
Яшьлек кире кайтмый шул.
Аккан судай үтә еллар,
Сулар үргә акмый ул.
Гомерләр үтә инде ул,
Ашкынып аккан судай,
Тик гомернең буйларына
Исәнлек бирсен Ходай.
Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, төрек келәмнәрен хәтерләткән, ә агачлар, берсен-берсе уздыра-уздыра, җәйге киемнәрен көзгегә алыштырган, миләш агачының кып-кызыл җимешләре, яфракларының ялкындай булып үзгәргән, барлык табигатьнең алтынсу төскә кергән бер мизгелендә 1956 елның 4 октябрендә Башкортостан Республикасы, Краснокама районы, Кузгау авылында Сабир белән Флүрә гаиләсендә сөенечле вакыйга... Яшь гаиләнең беренче нарасыйлары, уллары дөньяга килә. Алар аңа Нәрис дип исем кушалар.
Бик кечкенә яшьтән ук күпне күрергә туры килә әтиебезгә. Ятимлек җиле дә шул чактан ук сагалый аны. Ә ул бирешми, нык була. Әтигә 3 яшь чагында әнисе һәм энесе белән алар Актаныш районы Чөгәнә авылына күчеп кайталар һәм ул, шунда калып, әбисе янында үсә. Башлангыч белемне әтиебез Чөгәнә авылында ала, ә урта белемне ул Актанышка йөреп укый. Шул вакытта ук җәйге каникулларда колхозда эшли башлый. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул, һөнәр үзләштерү теләге белән, Минзәлә шәһәренең автомеханиклар әзерләү курсына юл ала. Ә 1974 елда армия сафларына алынып, ике ел Украинада хезмәт итеп, 1976 елда яңадан туган ягына әйләнеп кайта.
Хезмәт юлын "Үзәк" хуҗалыгында дәвам итеп, шунда 27 ел хезмәт куя. Ул шофер булып эшли. Бу еллар әтиебез күңелеңдә аеруча тирән уелган. Үзе иярләгән машиналары белән төрле эшләр башкара, ерак юлларга йөри ул.
- Иртә таңнан чыгып китеп, кара төнгә кадәр эшли идек. Ул чорда шоферларга эш күп иде. Бөтен Рәсәйне әйләндек, Венгриягә кадәр барып кайтырга туры килде дип искә ала әтиебез. Ә 2003 елда ул үзен башка өлкәләрдә дә сынап карау теләге белән "Латыйпов" ШП, ә соңрак "Болгарстрой" оешмаларында үзенең тырыш хезмәтен куя.
Кайда гына эшләмәсен - әтиебез җанын-күңелен биреп, үз эшеннән ямь табып хезмәт итте, нинди генә эшкә тотынмасын - башкаларга үрнәк булды. Әтием эшенә бик намус белән карады. Хезмәттәшләре дә аны хөрмәт итте, яратты. Әтиебез тормышта үз урының табып, теләгән максатына ирешеп яшәде. Ул һәркемгә карата кешелекле һәм игелекле булды.
1977 елның җәендә, нәкъ урып-җыю вакытында, әтиебез булачак тормыш иптәше Актанышбашның иң чибәр һәм уңган Фазила Хәниф кызы белән танышып, 1978 елның 22 декабрендә гаилә корып җибәрәләр. Бер кыз һәм бер улга гомер биреп, тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Һәм бүген алар - 3 оныкларының яраткан дәү әтисе һәм дәү әнисе. Йортыбызның ишеге туганнарыбыз, якыннарыбыз өчен һәрвакыт ачык. Әтиебез хәзер дә гаиләбезнең ныклы терәге. Без әти-әниебезне яратып, хөрмәт итеп, һәрчак акыл-киңәшләренә таянып яшибез.
4 октябрьдә яраткан әтиебез Нәрис Сабир улы Шакирҗановның 60 яшьлек олуг юбилее.
Кадерле, яраткан әтиебез! Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп аталарча кайгыртканың өчен зур рәхмәт сиңа. Әниебезнең пар канаты, терәге, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле якыныбыз, таянычыбыз, оныкларыңа яраткан дәү әти, туганнарыңның якыны, кадерлесе син. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда колач җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, һәрвакыт аяз иртәләр, ак бәхетләр телибез. Өебез синең белән һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгың, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, озын, тигез гомерле булып яшәргә язсын.
Ятимлектә үссәң дә син, әти,
Якты булды үткән гомерең.
2 балаңны алма кебек итеп,
Әни белән бергә үстердең.
Кояш төсле балкып каршылыйсың,
Рәхәтлек таратып җаннарга.
Сөенешеп ашкынып кайтабыз -
Фатихагыз безнең юлларда.
Әниебезгә дә олы терәк
Бер канаты парлы гомернең,
Балаларым диеп өзеләсең,
Сүнмәс күз нурыбыз син безнең.
Өйләребез якты, табыннар мул,
Тырыш әтиебез, син барга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа,
Бүген 60 яшең тулганда.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев