Актаныш

Кичерегез мине! (Булган хәл)

Без гаиләдә өч бала үстек. Әти белән әни барыбызны да тигез яратты. Ике сеңлем кечкенәдән гел алар сүзеннән чыкмады. Ә мин ирек яраттым. Башыма килгәннәр әнә шуның аркасында дип уйлыйм хәзер. Мәктәп бетергән елны әтием, Казанга бер югары уку йортына барып, мине урнаштырырга дип сөйләшеп кайтты. Әмма бу миңа ошамады....

Без гаиләдә өч бала үстек. Әти белән әни барыбызны да тигез яратты. Ике сеңлем кечкенәдән гел алар сүзеннән чыкмады. Ә мин ирек яраттым. Башыма килгәннәр әнә шуның аркасында дип уйлыйм хәзер. Мәктәп бетергән елны әтием, Казанга бер югары уку йортына барып, мине урнаштырырга дип сөйләшеп кайтты. Әмма бу миңа ошамады. Аларны тыңлыйсым кил¬ми¬чә, Алабугага чыгып киттем.
Биредә бер училищега урнаштым, тулай торактан бүлмә дә бирделәр. Күп тә үтмәде, бер урыс егете белән дуслашып киттек. Бу хакта белгән әти-әни мине сүгеп ташлады. Безнең кеше түгел, диделәр. Ә мин укуны тәмамлау белән, Сергейга кияүгә чыктым. Дөрес, аның гаиләсе "татарочка"ны бик өнәп бетермәде. Әмма ничек тә түзәргә кирәк дип яшәдем. Сергей үзе дә начар түгел иде. Әмма ике елдан мин улымны ялгыз гына үстерә башладым.
Еллар уза торды. Юлда машина көтеп торганда, тагын бер егет белән таныштым. Сарман ягыныкы икән. Берәр ел очрашып йөргәннән соң, аңа кияүгә чыктым. Бар да әйбәт төсле иде. Дамирның әти-әнисе "кызым" дип кенә торалар. Өрмәгән урынга да утыртмыйлар. Кунакка кайтсам, йокым туйганчы йоклап, рәхәтләнеп ял итеп китәм. Мин дә бәхетле яшәргә өйрәндем. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Кызым белән улыма карап сөенеп туя алмыйм. Беренче гаиләм турында бөтенләй оныттым. Тик Дамирым гына гомерле булмады. Эштән кайтканда хәле китеп егылган да, хастаханәгә алып киткәннәр. Ярты сәгать эчендә үлде дә китте. Шулай итеп Дамирсыз калдым. Бу көннәрнең авырлыгын берничек тә аңлатып булмый. Иремне югалтуны авыр кичердем. Әти-әнием, сеңелләрем белән аралашканым булмагач, аларга хәбәр дә биреп тормадым.
Әмма бу ялгызлык мине көннән-көн биләп алды. Эчемне бушатыр кешем юк. Кычкырып елыйсы килә. Менә шулчакта, дус кызларым белән бераз күңелне басу өчен, салгалый башладым. Тик бу эчү мине бер дә рәтлегә алып бармады. Иртәгә эчмим инде дигән сүз белән озак яшәдем. Айнып булмады. Ул чакта балаларым да кечкенә. Аларны миннән тартып алдылар. Бу кайгыны тагын да авыр кичердем. Шешә белән бик озак дус булдым әле. Фатирымны да сатып җибәрдем. Бурычларга баттым. Ә аннары бу шәһәрдә башка яши алмасымны белеп, авылга кайтып киттем.
Әти күптән гүр иясе, әни урын өстендә ята икән. Сеңелләремнең дә үз тормышлары. Лилия Кемерово өлкәсенә китеп барган, Алсу Башкортстанда яши. Әнине күрше апае тәрбияләп тора. Менә шул күршем мине туры юлга чыгарды да инде. Яхшы киңәшләре белән эчүемне ташлатты. Авылдагы абыстайны чакырып, мине өшкертте. Рәтләнеп киттем. Ике төрле тор-мышны чагыштырып карарга өлгердем. Хәер, боларны искә алганда гына сөйләү җиңел. Өйдән чыгып китүләр, әҗәткә акча җыюлар - берсе дә калмады. Язгы ташу вакытында суга егылып төшеп, шуннан бер ел буе авырып яткач кына, акылга килдем. Табиблар да нык кисәтте.
Әниемнең янына килеп, бу гамәлләрем өчен кат-кат гафу үтендем. Тик ул мине кичерә алмады. "Бар, балаларыңны алып кайт. Аларны тилмертмә", - диде. Беренче улымны эзләп киттем. Илья мине күрергә дә теләмәде. Ә аннары калган ике баламны эзли башладым. Аларны бер гаилә тәрбиягә алып торган икән. Бер-берләреннән аермаганнар. Ландыш белән Ирек буй җиткән. Бер гаиләдә яшиләр. Тик алар да мине кичерә алмады. Мин эчүгә сабышканда, Ландышка - 12, Иреккә 10 яшь иде. "Без сине кичерсәк тә, өйгә кайтмыйбыз инде. Монда рәхәт. Гафу ит, әни. Күрәсең килсә, килгәләп йөр", - диде кызым.
Мин авылга кайтып егылганда, әни соңгы сулышын ала иде. Өлгермәдем, ул да мине кичерми китеп барды. Хаталарым өчен менә шулай түләдем. Хәзер бар теләгем - балаларымны яныма кайтару. Күпме көтәргә дә риза.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: