Актаныш

Кичке таңнар, адаштырмагыз адәм баласын!

Айгөл Әхмәтгалиеваның “Кичке таң” исемле әдәби китабы зур йөрәкле, ак халатлы табиблар турында. Матурлык, эчкерсезлек, шәфкатьлелек хакында. Кыл өстендә калган язмышлар, өмет-ышаныч, мәхәббәт, югалту, табыш-сагышлар...

Табиб хезмәте никадәр авыр, катлаулы һәм җаваплы; кеше бу хакыйкатьне сәламәтлеген югалта башлагач ныграк аңлый. Медицина да яхшы белгечләре белән генә зур үсешкә ирешә. Төпсел коедан су алабыз да алабыз. Ә ак халатлы кешеләр күңелендә ниләр бар? Табиб үз уйларын ничек тәртипкә китерә, шәхси тормышын ни рәвешле көйли; әллә инде хастаханәдән, авыру кешеләрдән башка, аның яшәешенә берни дә тәэсир итә алмыймы?

Без хастаханәгә барабыз-кайтабыз;фәкать үзебез, чиребез турында гына уйлыйбыз. Дөрес диагноз куйсыннар да, тиз вакыт эчендә дәваласыннар һәм хастаханә юлын бүтән беркайчан да таптарга язмасын дип, гадәти тормышыбызга кайтырга ашыгабыз. Һәркемгә таныш халәт. Ә табиб кала. Хастаханәдә синнән соң, башка кешеләр, чирен дәвалауны өмет итеп, чират көтә...

Ак халатлы шәфкать ияләре, тукталышлар ясаргә, үз тормышыгызга ямь өстәргә вакытыгыз каламы сезнең? Әллә сайлаган һөнәрегезгә тугрылык үзегезгә бәхет, йөрәгегездә шифа, гаиләгезгә тынычлык өләшәме? Сезгә бирелгән язмыш, чыннан да, олы бәхетме ул?

Айгөл Әхмәтгалиеваның “Кичке таң” повесте мәрхәмәтле табиблар тормышының без белмәгән кичерешләрен тасвирлап бирә дә инде. Төп герой – нейрохирургия табибы. Ул катлаулы операцияләр ясый, яшәү белән үлем арасында җан тартышкан кешеләрнең күңелен һәм тәнен дәвалый.

Бик тиз укыла, чөнки туктап булмый, авторның теле йөгерек, вакыйгалар алышынып тора. Хастаханәдә гомере кыл өстендәге авыруларны төн уртасында операция өстәленә яткыру, медицинаны дөрес сайламаган яшь егеткә, кистереп әйтеп, ялгышын күрсәтү, самолетта авыруга булышу, диңгез ярында ун көнлек ял, гаиләдә ир белән хатынның ике төрле карашы, япь-яшь егетнең гомере өзелү, чып-чын йөрәктән ярату, мәхәббәт, гомер турында уйланулар, Аллаһ Кодрәте, иман, намаз...

Әсәрдә диалоглар, тасвирламалар тыгыз үрелеп бара. Күңел матурлыгы ак кәгазьгә сары май булып ягылган.

Китапның тәэсир итү көче аның тормыштан алынган чынбарлык вакыйгаларга нигезләнеп язылуында. “Ак чәчәкләр” республикакүләм табиблар бәйгесендә республика клиник хастаханәсе табиблары Бикмуллин, Яковлев, Бариев, Мөхәммәтҗанов, Чуенкова, Хәлиуллин, Мураховский “Уникаль очрак” номинациясендә җиңүче дип табылган. 2016 елгы шушы хәбәр әсәрнең үзәк өлешен тәшкил иткән. Ә Изге Коръәннең “Бәкара” сүрәсе, 281 нче аяте аны матурлык нурына чумдырып чыгарган. “Аллаһка кайта торган көннән куркыгыз...”

Повестьның башланып китүе дә нидер буласын кисәтә сыман: “Җыр кинәт өзелде”.

“Бәхетле бул, җаным,

Бәхетле бул!..” Шушы урында өзелгән җыр гомернең туктап калуы турындамы, әллә инде бәхетнең киләчәген фаразлаумы – монысын инде китапны укып чыккач, үзегез фикерләрсез. Яшәү мәгънәсе турында уйланырга этәргеч бирүче әлеге әсәр, һичшиксез, дөньяга карашыгызны үзгәртми калмас.

Китапта урын алган “Капка”, Ул югалтмады” дигән хикәяләр дә үзәк өзгеч сюжетларга корылган. Кечкенә повестьлар, яки бәян жанрын хәтерләткән бу әсәрләрдә кеше язмышлары уч төбендәгедәй күз алдына килеп баса. Сыкраулы йөрәк әрнүләре бәхет төшенчәсен аңларга ярдәм итә. Ә язмышлар төрле, катлаулы.

Автор әйткәнчә, адәм баласы чаба да чаба. Юкса, чуалган сукмакларның барысы да бер ноктага алып киләсен бик яхшы аңлый. Аңлый, әмма ашыгуын гына белә...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: