Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Киләчәк-яшьләр кулында

Актаныш районының "Яшьләр" үзәге җитәкчеләре Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә катнашты. Юлай Низаев.

Республикабызда яшь буынның идеяләрен, аларның эшлекле һәм фәһемле тәкъдимнәрен, проектларын гамәлгә ашыруга  мөмкинлекләр бик күп.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының еллык эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында коллегияның чираттагы утырышында төп сүз әнә шул хакта булды. 
 Татарстан яшьләре даирәсендәге агымдагы елга планлаштырылган кайбер вакыйгаларны анонсладылар. Алар арасында-яшүсмерләр клубларының эшчәнлек стандартын нәшер итү, Кырым Республикасында Татарстанның талантлы балалары өчен ел әйләнәсенә була лагерь эшләтеп җибәрү, креатив индустрияләр өлкәсендә яшьләргә өр-яңа мөмкинлекләр ачу, яшьләргә психологик ярдәм күрсәтүнең Цифрлы сервисын эшләү, Русиядә тәүгеләрдән булып “Добрый” профильле балалар-савыктыру лагерен ачу, инклюзив яшьләр советы булдыру һәм башка вакыйгалар турында киң мәгълүмат бирелде.
 Очрашуда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Ксения Разуваева, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов, шулай ук республика районнары  вәкилләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев