Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Киләчәкне сайладык

14 сентябрьдә район халкы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашты. Көзгә хас елак көн дә иртүк сайларга гадәтләнүчеләрне куркытмаган. Көндезге 12.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның яртысыннан күбесе үз тавышын бирергә өлгергән иде. Район башлыгы Фаил Камаев үзенең җәмәгате Эльмира ханым белән белән "Иман" спорт сараенда урнашкан 623нче сайлау округында тавыш...

14 сентябрьдә район халкы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашты. Көзгә хас елак көн дә иртүк сайларга гадәтләнүчеләрне куркытмаган. Көндезге 12.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның яртысыннан күбесе үз тавышын бирергә өлгергән иде.
Район башлыгы Фаил Камаев үзенең җәмәгате Эльмира ханым белән белән "Иман" спорт сараенда урнашкан 623нче сайлау округында тавыш бирүдә катнашты.
- Бүген республикабызның язмышы хәл ителә. Аның законнар чыгару органы формалаша. Актанышта тавыш бирү яшендәге 23 мең 544 кеше сайлауларда катнашып, алар үзләренең хокукларыннан файдалана һәм гражданлык бурычларын үти алалар. Чыннан да, республикабызның, районыбызның киләчәге гражданнарның тавыш бирүеннән тора, - диде район башлыгы. - Безгә ниндидер кискен үзгәрешләр кирәк түгел. Без үзебезнең тормышыбызны шушылай тотрыклы төстә, социаль-икътисадый үсештә күрергә телибез.
Көз - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңышлары белән горурлана торган чор. Быел да иген кырларында мул уңыш җыйнап алынды. Сайлау вакытына урып-җыю эшләре, нигездә, төгәлләнеп, район буенча 140 тоннадан артыграк бөртеклеләр амбарларга урнаштырылды. Игенчеләр бераз ял итсеннәр, сайлауларга барсыннар, диптер инде, җылы яңгыры да нәкъ шул көнне яугандыр, мөгаен.
Урамнарда музыка яңгырый. Сайлау участокларының ишекләре ябылып тормый. Күпләр гаиләләре белән бергәләп бара. Кечкенә балаларын иярткән яшьләр дә, оныкларын җитәкләгән өлкәннәр дә күзгә чалына.
Актаныш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Васил Салихов сайлауның барышы белән таныштырып торды:
- Районда 46 сайлау участогы бар, шуның 6сында сайлаулар электрон төстә уза. Көндезге 12.00 сәгатькә Аеш сайлау участогындагы барлык сайлаучыларның 99.4 проценты тавыш бирде, - диде ул. - Бу күрсәткеч Куянда - 80%, Усыда - 79%, Качкын, Аккүз, Чуракай авылларында 77% тәшкил итте.
20.00 сәгатьтә сайлау участокларында бюллетеньнәрне санарга керештеләр.
Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, районда сайлау уңышлы үтте. Белгәнебезчә, сайлаучының кулына ике бюллетень бирелде. Аның берсе партияләр исемлеге буенча булып, икенчесе күрсәтелгән 7 партиянең берсен яклап тавыш бирергә кирәк иде.
Территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Миләүшә Гыйлаева:
- 14 сентябрьдә булып узган бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда 23243 сайлаучы тавыш бирде, бу барлык сайлаучыларның 98,51 процентын тәшкил итә. Нәтиҗәдә, "Бердәм Россия" партиясе 94,79 процент, КПРФ - 3,22 процент, калган партияләр 1 проценттан кимрәк тавыш җыйды.
Бермандатлы сайлау округлары буенча 3 кандидат күрсәтелгән иде. Сайлау нәтиҗәләреннән мәгълүм булганча, 43 санлы Ык буе сайлау округы буенча Алмаз Шәрипов 93,33 процент, Илшат Габделхәев 4,73 процент, Артур Галиуллин 1,69 процент тавыш җыйды.
Татарстан буенча сайлаучыларның 80,81 проценты сайлауларда катнашты. 2009 елда бу сан 78,4 процент иде. Шулай итеп Дәүләт Советына ике партия: "Бердәм Россия" - 84,24% һәм КПРФ - 5, 55% үтте. Бермандатлы округлар буенча "Бердәм Россия" партиясеннән - 36, Либераль-демократик партиядән - 1, үз-үзләрен тәкъдим итү юлы белән 13 депутат сайланды.
"Бердәм Россия" партиясенең югары күрсәткечкә ирешүе халыкның Татарстан Республикасында алып барылган бүгенге сәяси вәзгыятькә карата мөнәсәбәтен чагылдыра. "Бердәм Россия" партиясенең исемлеген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Халыкның аңа карата ышанычы һәм хөрмәте сораштырулар барышында ачык чагылды.
Римма Таһирова:
- Мин бу сайлауга тотрыклы киләчәккә өметләр баглап килдем һәм "Бердәм Россия" өчен тавышымны бирдем. Минемчә, сайлауларда катнашу - һәркемнең гражданлык бурычы, без республикабызның, районыбызның тагын да югарырак уңышларга ирешүен күрергә телибез. Соңгы еллардагы үзгәрешләр бар кешене дә сөендерәдер. Татарстаныбыз илдә алдынгы төбәкләрнең берсенә әверелде. Алга таба да дөньяларыбыз тыныч булсын, тормышларыбыз яхшыра барудан туктамасын.
Венера Хәернасова:
- Без бәләкәй чакларда әти-әниләрнең сайлауларга киткәнен кызыгып карап кала идек. Менә хәзер үзебез дә киләчәгебезнең язмышын хәл итүдә катнаша алабыз. Халыкның яшәеше яхшырганнан-яхшыра. Иң мөһиме: илләр-көннәр тыныч булып, саулык-сәламәтлек белән, барлык муллык-нигъмәтләребезгә шөкер итеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев