Актаныш

Килегез, ярдәм итәрсез!

- Комиссия әгъзалары синең өеңә даими килеп торачак. Ишегеңне бикләп качма, яме, - дигән сүзгә, ул, безне шаккаттырып: - Килегез, кил, балаларны да карашырсыз, бераз булышырсыз, - дип, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышларында нинди генә сүзләр ишетергә туры килми безгә. Монысы - 10...

- Комиссия әгъзалары синең өеңә даими килеп торачак. Ишегеңне бикләп качма, яме, - дигән сүзгә, ул, безне шаккаттырып:
- Килегез, кил, балаларны да карашырсыз, бераз булышырсыз, - дип, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышларында нинди генә сүзләр ишетергә туры килми безгә. Монысы - 10 мартта үткән чираттагы утырышта яңгыраганнарының бер өлеше.
Әлеге утырыш та киеренке шартларда узды. Ник дигәндә, каралган эшләрнең барысы да балигъ булмаган балалар язмышы белән бәйләнгән. Карарлар да аларның мәнфәгатен күздә тотып кабул ителде.
Алтыдагы - алтмышка, дип юкка гына әйтмиләр, күрәсең. Ник дигәндә, утырышларда эшләре каралучыларны инде хәзер яттан беләбез. Алар безнең каршыга кабат-кабат килеп басалар.
- Башка эчмим, төзәләм, зинһар, баламны алмагыз, - дип ялыналар да, ишекнең тышкы ягына чыгуга, оныталар. Тәртипсез тормыш рәвеше алып баруларын дәвам итәләр. Чуракай авылында яшәүче Р.Х. да шундыйлардан. Авыл җирлеге башлыгы да, комиссия әгъзалары да аның белән күп тапкырлар сөйләшүләр алып бардылар. Балалары ике тапкыр приютка җибәрелде. Аналык хокукыннан да мәхрүм ителде ул. Акылына килеп, тормышын җайлап җибәргәч, аңа аналык хокуклары кире кайтарылып, балалары да үзенә бирелгән иде. Матур гына яши башлады дип сөенгәндә... ул тагын безнең каршыда. Кабат эчүчелек белән шөгыльләнә башлаган. Аңа соңгы кат кисәтү ясалды. Әгәр төзәлмәсә, балалары алыначак.
Теләкәй авылыннан Н. К. да спиртлы эчемлекләр кулланып, балигъ булмаган балаларына тиешле тәрбия бирмәгәне өчен чакырылган. Аңа да кисәтү ясалды.
Дөнья әллә нишләде. Балаларыбызга бер генә кыек сүз дә әйтергә ярамый. Әз генә ачулансак та, алар үз-үзләренә кул салу белән куркыталар. Бу юлы әтисе компьютер уйнаган өчен ачуланганга, улы полиция бүлегенә барып, әти мине үтерәм дип янады, дип зарланган. Нәтиҗәдә әти кешегә беркетмә төзелеп, эше комиссиягә тапшырылган. Уйламыйча әйтелгән бер сүз күпме борчу-мәшәкать тудырган. Әлбәттә, әти кешене дә гаепләп булмый. Әз генә дә ачуланмагач, ул әти буламы инде?!
15-16 яшьләрдә егетләр, гадәттә, әтәчләнеп алырга ярата. Янәсе, беркемнән курыкмыйлар, нәрсә эшләсәләр дә ярый. Д.С. белән И.Н. да шундыйрак хисләр кичергәннәр, күрәсең.
Мәктәптә генә укуларына карамастан, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә чит кеше машинасының тәрәзәсен ватканнар. Әлеге яшүсмерләр берьюлы ике төрле тәртип бозганнар. Нәтиҗәсе билгеле инде. Аларның икесенең дә әти-әниләренә балаларына тиешле тәрбия бирмәгәннәре өчен штраф салынды.
Утырышның икенче өлешендә Күҗәкә һәм Татар Суыксуы мәктәпләрендә укучылар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан алып барылган эшчәнлек хакында чыгышлар тыңланды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: