Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КИЛМИ КАЛМАГЫЗ: Актаныш районының “йолдызлары” бүген сәхнә тота!

Бүген, 18 май көнне, нәни сәнгатькәрләр бер еллык эшчәнлекләренә йомгак ясап, үз өнәрләрен Актаныш тамашачысы һәм әти-әниләр хозурына тәкъдим итәчәк.

Бу көннәрдә Актаныш Балалар сәнгать мәктәбендә җыр-бию, музыка тавышлары бер мизгелгә дә тынып тормады шикелле. Ни өчен дисезме? Чөнки бүген, 18 май көнне, нәни сәнгатькәрләр  бер еллык эшчәнлекләренә йомгак ясап, үз өнәрләрен Актаныш тамашачысы һәм әти-әниләр хозурына тәкъдим итәчәк. 

Бүгенге көндә район җирлекләрендә  Балалар сәнгать мәктәбенең 9 бүлекчәсе уңышлы эшләп килә. Кировта - баян, бию, вокал, театр;  Сәфәр, Байсарда   - рәсем, бию;  Аккүздә – баян, рәсем, халык уен кораллары;  Кәзкәйдә - тынлы уен кораллары; Такталачыкта -  баян, рәсем;  Богадыда – рәсем; Яңа Әлемдә - рәсем, баян, бию;  Пучыдагы баян, бию бүлекчәләрендә  барлыгы 254 укучыга башлангыч һөнәри белем бирелә. 

Район үзәгендәге  сәнгать мәктәбендә исә 282 бала бию, вокал, баян,фортепиано, гитара, тынлы оркестр, рэсем, театр түгәрәкләрендә шөгыльләнә. 

Районыбыз данын  яклап Республика, төбакара бәйгеләрдә  даими рәвештә уңышлы чыгыш ясаган әлеге укучылар бүген Актаныш сәхнәсен тотачак. 

Концерт тере тавыш, тере музыка, жанрларның төрлелеге, укытучыларның иҗадилыгы һәм җирлек үзенчәлекләренә бай булуы белән дә сокландыргыч булачак дип вәгъдә итә оештыручылар. 

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да бүген, 18 май кичендә, район мәдәният сараенда көтеп калабыз! Җомга кичегезне балаларыгызның чыгышларын карап, иҗат дөньясының иксез-чиксез моң дәрьясында, безнең белән бергә үткәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев