Актаныш

Кино елы уңаеннан

Мәгълүм булганча, 2016 ел Россия киносы елы дип игълан ителде. Аның программасы әле матбугатта тулысынча күренми. Шулай да, бу елда кечкенә шәһәрләрдәге кинотеатрларда заман таләпләренә туры китерелеп ремонт эшләре башкарылырга, яңалары төзелергә тиеш. Россия хөкүмәте быел кинематография өлкәсенә 6 миллиард сум тирәсе акча бүлеп бирәчәк. Кино белгечләре, режиссерлар арасында программага...

Мәгълүм булганча, 2016 ел Россия киносы елы дип игълан ителде. Аның программасы әле матбугатта тулысынча күренми. Шулай да, бу елда кечкенә шәһәрләрдәге кинотеатрларда заман таләпләренә туры китерелеп ремонт эшләре башкарылырга, яңалары төзелергә тиеш.
Россия хөкүмәте быел кинематография өлкәсенә 6 миллиард сум тирәсе акча бүлеп бирәчәк. Кино белгечләре, режиссерлар арасында программага карата төрле фикерләр йөри. "Кинотеатрларга ремонт ясарлар, яңаларын төзерләр, ләкин алар рентабельле була алырмы?" дигән сорау куялар, һәрбер гаиләдә телевизор барлыгын, өйдән чыкмыйча да кино карап булуын әйтәләр. Аннан, безнең илдә кинофильмнар аз төшерелә икән. Төрле эчтәлектәге чит ил фильмнарын файдалану, сатып алу өчен күп чыгымнар тотылуын искәртәләр.
В.И.Ленинның "Кино сәнгате - иң көчле сәнгатьләрнең берсе", дигән сүзләре бүген дә актуальлеген югалтмаган. Чыннан да, кино сәнгате халыкның, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге белән бәйле, бик әһәмиятле идеологик корал, төрле яклап тәрбияләү чарасы булып тора. Әмма аннан дөрес, нәтиҗәле файдалану җитми, дип уйлыйм мин. Телевизорда кайсы гына каналны ачсаң да, сугыш күрсәтәләр, хатын-кыз, бала-чага кулында да утлы корал, һ.б. Аның эчтәлегенә ил җитәкчелеге тарафыннан, нигәдер, бәя бирелеп бетмәве сизелә. Ә бит кино, документаль очерклардан файдаланып үткәргән чаралар кешеләрдә кызыксыну уята, онытылмаслык тәэсирләр калдыра.
Читтән эзлисе юк, ул район мисалында да ачык күренә. Мәсәлән, гыйнвар аенда узган хезмәт алдынгылары җыенында социаль-икътисади өлкәдә һәм башка тармакларда башкарылган эшләр видеосюжетлар аша зур экраннарда чагылып барды. Район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов хезмәт уңганнарын кайнар котлап, 2016 елга зур бурычлар куйдылар. Хезмәт кешесенә зур хөрмәт һәм ихтирам күрсәтелде. Чакырылган пенсионерлар да игътибарсыз калмады.
Чара район үзешчән сәнгать коллективларының матур чыгышлары белән үрелеп барды. Район балалар иҗат үзәгендә эшләүче Роман Миндияров, Ниссо Романова җитәкчелегендә "Образ" коллективы биюе тамашачыларны шаккаттырды, яңа гына аяк баскан балаларның шулай синхронлы башкарулары күпләрне гаҗәпләндерде. Бу - балаларның үзләренә зур шатлык, тәрбия чарасы булса, ата-аналары өчен горурлык.
Музыкант-композиторлар Мирзанур Фәрухшин, Инсаф Хәбибуллин җитәкчелегендәге яшь гармунчылар коллективы залдагыларны сокландырды. "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең чыгышы аерым югары бәягә ия. Слетта районыбыз җырчылары Рәзилә Галиева, Лилия Хөсәенова, Сиринә Исламова, Гөлназ Хәбирова, Атлас Әмируллин профессиональ артистлар дәрәҗәсендә чыгыш ясадылар. Хәтта, Мәскәү шәһәреннән виртуоз баянчы чакырылган иде. Аларның талантына сокланмыйча, алар белән горурланмыйча һич мөмкин түгел. Слет, шул
рәвешле, күңелле ял итү, мәдәни, тәрбия, горурлану чарасына әйләнде.
Җыйнап әйткәндә, социаль-икътисади үсешкә, тәрбиягә уңай йогынты ясый торган кинофильмнарны системалы рәвештә карау ягында булырга кирәк. Ә инде сугыш турындагы һәм башка шундый фильмнарны балаларга күрсәтмәү отышлы булыр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: