Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кирәкме син, армия, әллә кирәк түгелме...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелсә дә, бүгенге көндә халык телендә ул башка төрле яңгырашта - Армиядән качучылар көне. Әлеге сүз бераз сәеррәк тоела анысы, ләкин чоры өчен бик тә кулай яңгырашлы. Яшьләрнең кайсысы белән генә аралашма, барысы да диярлек хәрби сафларга бармый калу ягында. Күпчелегенең сәламәтлеге...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелсә дә, бүгенге көндә халык телендә ул башка төрле яңгырашта - Армиядән качучылар көне.
Әлеге сүз бераз сәеррәк тоела анысы, ләкин чоры өчен бик тә кулай яңгырашлы. Яшьләрнең кайсысы белән генә аралашма, барысы да диярлек хәрби сафларга бармый калу ягында. Күпчелегенең сәламәтлеге начар, "баеракларның" әти-әнисе, "җылы кулларга" "төртеп" булса да, баласына хәрби билет юнәтә...
Әйе, төрле юллар табып, төрле ысуллар белән улларын хәрби хезмәттән йолып калырга тырышучыларны да аңларга була. Әле балалыктан чыгып бетмәгән, акны карадан яхшылап аерырга да өйрәнмәгән малайлар әллә нинди мәхшәрләргә эләгә, "дедовщина" колына әверелә. Күбесе андый авырлыкларга түзә алмыйча, качу ягын карый, кайсысы үз-үзенә кул сала. "Бабайлар", юктан проблема ясап һәм шул проблемаларны йодрык белән чишәргә яратучы хезмәттәшләре тарафыннан кыйналып, госпитальләргә, хастаханәләргә барып керә. Ватан алдындагы бурычын үтәргә киткән, якыннары белән күрешүне көнләп түгел, сәгатьләп санап көткән кайбер егетләрнең туган якларына табутта кайтулары турындагы хәбәрләр дә бәгырьләргә ук булып кадала. Мондый җанөшеткеч вакыйгалар хакында ишеткән, уллары җитлегеп килгән кайсы ата-ана, я, тыныч кына йоклый алсын да ди, кайсысы хафа-борчуга төшмәсен? Әле монда, әле тегендә яшь солдатлар җәберләнә, имгәтелә, гомерләре кыела... Әнә шул рәвешле армиянең инде тәмам юкка чыга барган барлы-юклы абруе тузан бөртеге кадәрлегә генә әверелеп кала. Шулмы инде данлыклы армиябез? Дөрес, гаеплеләр җәзасын да ала кебек, хәрби ведомствоны савыктыру буенча төрле чаралар да күрелгән кебек. Ләкин үзгәрешләр генә юк сыман. Хәер, илдә булмаган тәртипне армиядән көтү мәгънәсездер- салам кибәне арасыннан инә эзләүгә тиңдер, мөгаен.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 22 февраль, 2013 14 (9760) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X