Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КИРӘКМИ БЕЗГӘ СУГЫШ: Бүген Җиңү паркында яугир-интернационалистларны искә алдылар (фоторепортаж)

Актанышның Җиңү паркында әфганчылар хөрмәтенә зур чара үтте. Һаман тынмый йөрәк сыкравы... Батырлык сүзе - купшы, хәтерләрдән җуела торган түгел. Мәгънәсе-асылы белән мәңгелеккә, күңелләргә - җанга уела торган.

             Хәтер һәм кадер тантанасын Актаныш районының нәфис сүз остасы Алмазия Хаҗиева алып барды. Муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, район хәрби комиссары Линар Әхмәтҗанов, җирлекнең әфганчылар һәм Чечен сугышы хәрәкәте рәисләре Илсур Гатин, Вазих Харисовларның чыгышлары әфганчы райондашыбыз, Илшат Әхмәтов башкаруындагы "18дә" җырына барып үрелде. Актаныш районының имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин изге догалар кылды, җир йөзенә тынычлык теләде.
             Ахырдан обелискларга чәчәкләр салу оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев