Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Киров авыл җирлеге башлыгы Айваз Гафуров арабыздан китте

Узган атнада Киров авыл җирлеге башлыгы Айваз Гафуров арабыздан китте. Ул яшәгән кыска гына гомерен туган авылына багышлады. Туган төбәгенең төзеклеген кайгыртты. Авылдашларының проблемаларын хәл итү, яшәү шартларын яхшырту буенча күп эшләр башкарды. Айваз Гафуров 1976 елның 4 августында Киров авылында туган. 1999 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең авыл...

Узган атнада Киров авыл җирлеге башлыгы Айваз Гафуров арабыздан китте.
Ул яшәгән кыска гына гомерен туган авылына багышлады. Туган төбәгенең төзеклеген кайгыртты. Авылдашларының проблемаларын хәл итү, яшәү шартларын яхшырту буенча күп эшләр башкарды.
Айваз Гафуров 1976 елның 4 августында Киров авылында туган. 1999 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлеген тәмамлаган. Белгечлеге буенча - инженер-механик.
Хезмәт юлын 1993 елның җәендә Киров исемендәге хуҗалыкта эретеп ябыштыручы буларак башлый. 2000-2002 елларда Актаныш торак-коммуналь хуҗалыгы оешмасында баш механик хезмәтен башкара. Аннары 8 ел "Актанышнефтепродукт" ААҖнең һәм "Агыйдел" ҖЧҖнең Киров авылындагы автоягулык станцияләрендә эшли. Шуннан соң дәүләт хезмәтенә алына.
Киров авыл җирлеге башлыгы итеп сайланып, бу вазифага 2010 елның 31 декабрендә керешә. 2015 елда булган сайлауларда кабат шушы вазифага сайлана. Авылдашлары аңа ышаныч белдерәләр.
Айваз Әбесогет улы Киров авылын үстерүдә, яңа йортлар төзүдә, юлларын ныгытуда башлап йөрде. Биредә социаль объектлар да яңарыш кичерде. Киров үзешчәннәре районда - һәрвакыт алдынгылар сафында. Мәдәни-агарту чараларына халык актив тартыла. Бу җирлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкче-белгечләренең оештыручанлыгына, яшьләр һәм өлкәннәр белән бертигез дәрәҗәдә уртак тел табуларына, төрле чараларның үзәгендә йөрүләренә бәйле.
Айваз Гафуров Киров авыл җирлеге депутаты, Актаныш муниципаль район Советы депутаты буларак, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте.
Кызганыч, арабыздан бик яшьли китте. Авыр туфрагы җиңел булсын. Гаиләсенең, барлык якын кешеләренең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга сабырлык-түземлек, сәламәтлек телибез. Тормышта авыр сынауларга бирешмичә, исән-сау булып яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев