Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Киров авылы халкының зарын кем тыңлар? (борчулы хат эзеннән)

Башыңа төшкәч башмакчы буласың, диләр. 2010 елның августында лапасыбыз янып, өйдән 2 км ераклыктагы ихатага мал карарга йөри башлагач (көнгә 3 тапкыр, сыер бозаулаганда күбрәк тә барырга туры килә), "Бу урам нигә ташландык икән?" - дип аптырашта калдым. Киров авылында урамнар күп, шуның өчесе - параллель. 1 Май урамы иң...

Башыңа төшкәч башмакчы буласың, диләр. 2010 елның августында лапасыбыз янып, өйдән 2 км ераклыктагы ихатага мал карарга йөри башлагач (көнгә 3 тапкыр, сыер бозаулаганда күбрәк тә барырга туры килә), "Бу урам нигә ташландык икән?" - дип аптырашта калдым.
Киров авылында урамнар күп, шуның өчесе - параллель.
1 Май урамы иң озыны булып, ул 8 Март һәм Нургалиев урамнары арасында урнашкан. Быел 8 Март урамы белән Нургалиев урамына ком салып, таш җәеп, тигезләп, матурлап куйдылар. Чынлыкта, документ 1 Май урамына да эшләнә башлаган булган. Ничә еллар буе совхозда эшләп, җилем итек киеп йөргән, хәзер лаеклы ялдагы 70-80 яшьлек апалар-абыйлар һаман да шул итекне сөйрәп йөрергә тиешләр. Моннан өч ел элек бу урамга ком җәеп тигезләгәннәр иде, анысына рәхмәт. Хәзер инде ул йөри алмаслык хәлгә килеп бара, чөнки аны өч урам техникасы ярып бетерде.
Бу урамга су да кермәгән. Нишләптер ул 1 Май урамы башыннан сикереп, 8 Март урамыннан Нургалиев урамына сузылган. Халык өчен иң кирәге ипи, су, тоз түгелмени? Кайбер ихатада үзләре казыган колонка, кое бар. Ул колонка-коеларның суы бик сайдан чыгып, бер көн савытта торса, савыт кырыена яшел лай утыра башлый. 1 Май урамы үзе генә дә километрдан артык булыр, бары бер кое.
Быел интернет, телевизор кабеле суздылар. Анысы да, 1 Май урамын сикереп, Нургалиев урамына сузылды. Менә шушы сорауларга җавап табасы иде.
Әлеге хатка Киров авыл җирлеге башлыгы Айваз Гафуровтан түбәндәге җавап алынды:
- 2015 елда "Юл программасы" нигезендә Киров авылы урамнарына 3960 м озынлыкта таш җәелде. Бу программага Комсомол, Алма-Ата, 1 Май, 8 Март, Киров урамнарын һәм мәктәп юлын ремонтлау планлаштырылды.
Мәрхүм, Татарстанның атказанган икътисадчысы Миргазиян Нургалиев исемен йөрткән урам да начар хәлдә иде. Авыл җирлегендә узган һәрбер чарада даими ярдәм итүче, мәрхүмнең улы Азат Нургалиевнең үтенечен һәм шул урамда яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен искә алып, Киров авыл Советының 2015 елның 26 августында чыккан карары нигезендә, М.Нургалиев урамына таш җәелде, ә 1 Май урамына һәм 8 Март урамы тыкрык юлына 2015 елның үзара салым акчасы хисабыннан ком салу планлаштырыла (бу эш "Агросервис" ҖЧҖ тарафыннан, көннәр ачылгач башкарылачак).
1 Май урамында 46 ихатада 70 кеше яши. Гомуми озынлыгы 1000 м булган 1 Май һәм Киров урамының бер өлешенә су трассасы сузылмаган. Бу урамда яшәүчеләр үз ихаталарындагы коелардан файдаланалар.
2016 елда үткәреләчәк референдумда шушы урамнарга су трассасы уздыру һәм шулай ук янгын гидрантлары урнаштыру каралачак.
Актаныш РУЭС җитәкчесе Ринат Хәернасовтан алынган мәгълүмат буенча, 2016 елда Киров авыл җирлегенең интернет, телевидение, телефон кабельләре сузылмаган барлык урамнарына капиталь ремонт үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев