Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Киров авыл җирлегендә Өлкәннәр Советы яшьләр белән бергә эшли

Район Советында узган сөйләшүдә Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъдәнов зиратларны тәртипле тотуда өлкәннәр белән яшьләрнең киңәшләшеп, актив эш алып баруын билгеләп узды.

             - Зиратларны чистарту-һәркемнең изге вазыйфасы. Киров авыл җирлегендә мәңгелек йортларны карап, чистартып тотуга халык бик игътибарлы. Элек-электән бездә өмәләргә актив йөриләр.
             Киров җирлегенә караган Олыимәндә дә быел авыл зиратында зур өмә булды. Кечкенә авыл булса да, Олыимәндә халык мал асрап хәлле тормыш алып бара. Трактор-машиналы хуҗалыклар шактый. Өмәдә дә техникалы кешеләр зират чүбен түкте. Биек үскән агачлар, зиратны баскан куаклардан чистартуга бар авыл халкы кушылды. Урманга әйләнгән зират эче хәзер танымаслык булып үзгәрде. Эшмәкәрләр, шәһәрдә укучы студентларның өмәне оештыруда ярдәме зур булды, рәхмәт  аларга.
              Киров авылында исә зираттагы тәртипне мәчеткә йөрүче ак бабайлар булдыра дисәм дә ялгыш түгел. Иман йортына һәр җомга намазына 10-15 өлкән кеше даими килә, аларга яшьләр дә иярә. Бу бабайларны мин Өлкәннәр Советы дип атар идем, алар авыл тормышына битараф түгел, киңәш-тәкъдимнәрне җирле җитәкчелеккә юллый. Имам-хатыйб Флүс хәзрәт, зират хуҗасы Мәгъфүр абый һәм авыл башлыгы фикерләшеп эшләгәч, проблема тоелган мәсьәлә җиңел чишелә. Мәрхүмнәрне җирләү билгеле бер тәртиптә алып барыла. Кышка әзерлек тә күрелә.
            Бу атнада авыл зиратында тагын бер зурлап өмә үткәрәчәкбез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев