Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Киңәшмәдә

"Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар һәрчак актуаль - халык үзен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашсын, җавап алсын өчен турыдан-туры аралашу мөмкинлеген булдыру зарур",- дип билгеләп үтте Ф.Камаев район Советы, башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән уздырылган шимбә киңәшмәсендә. Бүгеннән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре төгәлләнә, декабрьдә исә кош-корт һәм мал ите сату башланачак. Бу...

"Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар һәрчак актуаль - халык үзен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашсын, җавап алсын өчен турыдан-туры аралашу мөмкинлеген булдыру зарур",- дип билгеләп үтте Ф.Камаев район Советы, башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән уздырылган шимбә киңәшмәсендә.
Бүгеннән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре төгәлләнә, декабрьдә исә кош-корт һәм мал ите сату башланачак. Бу уңайдан да район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Мисбах улы үз фикерен белдерде:"Гади авыл кешеләре арасында хәләл көч белән җитештергән продукциясен куярга урын таба алмый йөрүчеләр җитәрлек. Сөйләшеп, ярминкәгә аларны күбрәк җәлеп итсәгез, ике якка да файда".
Замана модасы - 3D фильмнары белән мавыгуның, файдага караганда, зыяны күбрәк дигән фикерне җиткерде "Яшьлек" милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Алмазия Хаҗиева. Аның сүзләре белән киңәшмәдәгеләр дә килеште. "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге үз йөзен югалтмасын иде - югыйсә, читтән килеп, сәүдә итүчеләр "Яшьлек"не базарга әйләндереп бетерәләр. Аның өчен махсус урын бар",- диде Фаил Мисбах улы.
Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне башларга да вакыт.
"Оешма-предприятиеләр, мәктәп һәм балалар бакчалары соңгы вакытта кар сыннарын ясаганда сыйфатка караганда, санга күбрәк игътибар итә башладылар. Буран чыгуга, кар астында кала торган берничә бәләкәй сынга караганда, зур, матур, үзенчәлекле сын ясау зарур",- диде бу мәсьәлә уңаеннан Ф.Камаев.
1 декабрьдә башланачак инвалидлар ункөнлегенә алып барылган әзерлек белән социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Гыйздәтуллина таныштырды.
Социаль ипотекада торучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту юнәлешендәге эшчәнлек турында да мәгълүмат җиткерелде.
Биологик чистарту корылмасы, Универсаль спорт залында алып барылган төзелеш эшләре белән башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге белгечләре таныштырды. Бүлек башлыгы Фоат Фазлыев сүзләренә караганда, бүгенге көнгә район буенча 15,5 мең квадрат метр торак йорт тапшырылган - еллык планның 94% дигән сүз бу. Планны 1 декабрьгә үтибез, дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев