Актаныш

КИШТӘЛӘРДӘ ЯҢА КИТАП:Икмәк исе, горурлык хисе...

Яңа пешкән ипи исе күңелдә нинди хис уята? – Кап-кайнар түгәрәк икмәкне тиз генә табасыннан алырга иде дә бераз гына суынганын көтеп торгач, кибән башын кисеп, тәмли башларга иде...

                                     Кулга яңа китап килеп кергәч тә шулайрак. Укып бетергәч, фикер йөртергә ашыкмый торасың, хисләрнең бераз суынганын, акылның өстенлек алганын сабыр гына көтәсең.
                                     Авылдашым Айзирәк Гәрәева-Акчураның “Ипекәй” китабы кулыма алуга ук исеме һәм бизәлеше белән үк җәлеп итәргә өлгерде. Татарстан китап нәшриятында бик зәвыклы рәвештә дөнья күреп (мөхәррире – якташыбыз Ленар Шәех), эчендәге бәяннары, хикәяләре, очерклары белән күңелне рухи яктан баета торган хәзинә булып тоелды ул миңа. Айзирәк бүгенге көндә Төркиядә яши, әсәрләре ул ил тарихында үз урыны булган татар халкының тарихын бик оста һәм тормышчан чагылдыруы белән дә игътибарга лаек.  “Агай” әсәре – икенче бөтендөнья сугышыннан соң Төркия җирендә, Искешәһәр яшәп калган татар яугирләренең гыйбрәтле язмышын бәян итсә, “Истанбул малае”, исеменнән үк күренгәнчә, Истанбул татарлары язмышын чагылдыра. “Мөнҗия” әсәре турындагы сер пәрдәсенең бер читен генә күтәреп, әсәр герое Мөнҗиянең – “халык дошманы баласы” дип тамга сугылган кызның тормыш сукмаклары Агыйдел буеннан, Илчебайдан башлана дип, интрига гына корып калдырыр идем... “Төркиянең беренче нефтьчесе – татар”, “Ике әни” кебек очерклар Айзирәкнең тарихи документларны һәм... яшәешнең үзен өйрәнүгә нигезләнгән. Аларда – тормыш чынбарлыгы, горурлык, соклану, сагыну – барысы бербөтенгә әверелгән. “Ипекәй”, “Өчпочмак”, “Казан әүлиясы” һәм башка хикәяләрендә дә тормышчан материаллар урын алып, укый башлауга ук үзләренә җәлеп итә.
“Авылдаш буларак кына әйтәм, ипекәй исен тучны хәтерлим. Иң башта син морҗалы мичне күз алдына китер. Шул мич алдында матавыкланып бит очлары алсуланган әбиеңне... Мичтән бер-бер артлы ипи табаларын табагач белән эләктереп чыгара. ...сөлге өстенә шул табаларны каплый тора... Үзе сөйләнә: “Туып-үскән ипи кырларын урап кайтсыннар әле ипекәйләрем. Сабыр ит, балакаем, ике-өч минут, яме... Менә әз генә шулай көтәргә кирәк. Хәзер аларны әйләндереп, урнаштырып куябыз. Сиңа да кибән башын кисеп бирәм...” (“Ипекәй” хикәясеннән)


                                     Таныш күренешме? Бу юлларны укуга, сезнең дә күз алдыннан авыл өе,  ап-ак итеп агартылган олы мич, ястык өстендә тәгәрәп яткан кайнар ипекәй, ак яулыгын чөеп бәйләгән әбекәйләр сызылып үттеме? Үткәндер. Чөнки бу юлларда – безнең, сезнең яклар, бу юлларда – якында гына калган үткәннәр җылысы, бу юлларда – сагыну да, әрнү дә, моң да тулы авыл җаны...


                                    Кыскасы, теләгем – һич кенә дә китапның эчтәлеген сөйләү түгел. Андагы бай тарихлы язмаларны йотлыга-йотлыга үзегез укырсыз һәм китаптан күңелне иркәли торган кайнар ипекәй исе, туган туфрак исе, милләттәшләребез өчен горурлык хисе бөркелгәнен үзегез татып инанырсыз...
      Айгөл Әхмәтгалиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: