Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Китап өчен тарихи истәлекләр барлыйбыз

Һәр кеше җирдә үз эзен калдыра, үзе бер тарих. Шулай булса да, нинди дә булса язмаларда теркәлеп бармаса, вакыт үтү белән, хәтердән акрынлап юыла, югала. Хәтта үзләренең яшәү рәвешләре, кылган изге һәм батыр гамәлләре, намуслы хезмәтләре белән вакытында халык күңеленә уелып кергән, буыннан-буынга, телдән-телгә күчкән исемнәр дә хәтер киштәсендә озак...

Һәр кеше җирдә үз эзен калдыра, үзе бер тарих. Шулай булса да, нинди дә булса язмаларда теркәлеп бармаса, вакыт үтү белән, хәтердән акрынлап юыла, югала. Хәтта үзләренең яшәү рәвешләре, кылган изге һәм батыр гамәлләре, намуслы хезмәтләре белән вакытында халык күңеленә уелып кергән, буыннан-буынга, телдән-телгә күчкән исемнәр дә хәтер киштәсендә озак ятса, тузанга күмелә, онытыла.
Безгә - тәҗрибә туплаган өлкән буынга яшьләргә үз тарихыбызны, аның кешеләренең шул чорга бәйле язмышын - тормыш итүен бәян итеп калдыру бик мөһим һәм зарур эш.
Актаныш районы эчке эшләр бүлеге оешкан чордан алып бүгенгәчә тупланган мәгълүматларны барлап, туплап, китап бастырып чыгару өчен дә район эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килүче ветераннар советы рәисе Васил Вахитов һәм бүлек башлыгы Руфат Гайнетдинов җитәкчелегендә эш башланды - җаваплы кешеләр билгеләнде, оештыруга һәм финанска бәйле мәсьәләләр каралды. Әлбәттә, бу нисбәттән, беренче чиратта кулъязмаларга, фотоларга, матбугат битләрендә басылган язмаларга, күргәзмә материалларга бай булган бүлектәге музейдан файдаланачакбыз.
Икенчедән, бүлектә эшләп чыккан һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булганнардан да, әлеге вакытта хезмәт куючылардан да ирекле язмалар ала башладык. Алар анда үзләре, хезмәттәшләре, башкарган вазифалары, кызыклы яки гыйбрәтле хәлләр, эш үзенчәлекләре һ.б. хакында язалар, фотоларны һәм китапта чагылыш табарга тиеш дип санаган төрле материалларны тапшыралар.
Бәян кылганнардан чыгып, район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге, аның каршындагы ветераннар советы, райондашларыбыз бергә туплаган мәгълүматлар әлеге өлкәдә намуслы хезмәт куйган буыннар язмышын тулысынча чагылдырыр дип ышанабыз. Туганнарның, якыннарның, күңелләрдә якты истәлеге сакланган башка кешеләрнең тарих битләрендә мәңгеләштерелүе изге эш булуын да онытмаска кирәк. Моның өчен бары район милициясе тормышына (хәзер инде исеме башкача - полиция) кагылышлы үзегездә сакланган фотоларны, матбугатта басылган язмаларны, хатларны һәм башка материалларны район эчке эшләр бүлегенә, яки район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Васил Вахитовка тапшыру кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев