Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Китап" иң күп кулланыла торган татар радиокушымтасына әйләнде

Кушымта 5 мең тапкыр телефоннарга урнаштырылды.

Татар әдәбиятын, татарча иҗатны таныту максатыннан ачылган «Китап» радиосының мобиль кушымтасын AppStore һәм Google Play сервисларында 5 меңнән артык тапкыр йөкләгәннәр. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйткән.
 

„Китап“ радиосы ике ай элек кенә ачылды. Күзәтүләр буенча, башка бер татар мобиль радиосы да мондый нәтиҗәләргә ирешә алмады", - дип сөйләде Миргаязов.
 

Реклама

Якын арада «Китап» радиосының эфирында язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәпов яңа амплуага чыгачак — алар эфирда лирик әсәрләр укыячаклар.
 

Радионы тыңлар өчен AppStore яки Google Play дагы бушлай кушымтасы кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев