Актаныш

Китапны укып чыккач...

Хөрмәтле якташыбыз, горурлыгыбыз, Татарстан Республикасының беренче Президенты, партия һәм дәүләт эшлеклесе Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан, журналист һәм язучы Игорь Цыбульский, журналист, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина авторлыгында китап чыкты. Аның турында электән дә бик күп китаплар язылган иде. Бу яңа җыентык турында ишеткәч, аны якын иптәшләр...

Хөрмәтле якташыбыз, горурлыгыбыз, Татарстан Республикасының беренче Президенты, партия һәм дәүләт эшлеклесе Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан, журналист һәм язучы Игорь Цыбульский, журналист, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина авторлыгында китап чыкты. Аның турында электән дә бик күп китаплар язылган иде. Бу яңа җыентык турында ишеткәч, аны якын иптәшләр ярдәмендә кайтарттым. Кызыксынып, тиз генә укып чыктым. Кайбер урыннарын кабат-кабат та укыдым.
Китап "Күренекле кешеләр тормышы" сериясеннән "Биография дәвам итә" дип исемләнгән. Укып чыккач, анда биография генә түгел, ә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының аерым бер тарихы тасвирланганлыгын яхшы аңлыйсың. Ул икътисадны да, сәясәтне дә, фәлсәфәне дә, суверенитетны да үз эченә туплаган.
Минтимер Шәймиевнең тормышы, хезмәте мисалында, җитәкченең нинди булырга тиешлеге, аның эш алымнары, формалары ачык чагылдырылган, халыкка мөнәсәбәте, кешеләр арасында мөнәсәбәтнең ничек булырга тиешлеге күрсәтелгән, гаилә мәсьәләләре дә төшеп калмаган, тәрбия эше кызыл җеп булып үрелеп бара.
Чыннан да, Минтимер Шәймиев зур хезмәт, бай тормыш юлы үткән кеше. Ул - киң колачлы җитәкче, кешеләрне ярата, хөрмәт итә, аларга ярдәмчел. Авылда туып, тырышып укып, республиканың төрле югары органнарында намуслы хезмәтен куеп, республиканы, үзенең исемен бөтен дөньяга таныткан шәхес. Шуның өчен дә аның адресына юбилее уңае белән бик күп котлаулар булды. Владимир Путин, Дмитрий Медведев та аны кайнар котладылар. Чит илләрдән дә күп тәбрикнамәләр алынды.
20 гыйнварда Казанда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә олуг шәхеснең юбилеен тантаналы шартларда билгеләп үттеләр. Анда 450 кунак катнашты. Тагын, шуны да искә төшереп китәргә кирәк: көтмәгәндә, Путин администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенконың киңәшчесе итеп тә билгеләп куйдылар. Болар юбилярга карата зур хөрмәт һәм ихтирам, аның эшчәнлегенә һәм кешелеклелек сыйфатларына югары бәя булып тора.
Кешеләр арасындагы уңай мөнәсәбәтләр яшәештә бик зур әһәмияткә ия. Шулай булса да, алар арасында, хәтта, кайбер ил белән ил җитәкчеләре арасында да тискәре мөнәсәбәтләр күзәтелә.
Мәсәлән, АКШның элекке Президенты Барак Обама Владимир Путинны, бернинди нигезсез, Кырымны басып алды, дип гаепләп, илебезгә санкция куллана башлады. Бу мәсьәләдә Владимир Путинның бер гаебе дә юк. Кырым халкы Украина составында яшәүдән канәгать булмыйча, үзләрендә референдум үткәреп, Россиягә керүне сорады. Үз чиратында, Россия җитәкчелеге югары органнарда карап, аларның үтенечен канәгатьләндерде. Тагын шуны да әйтергә кирәк: элекке ил җитәкчесе Никита Хрущев, бернинди документ кабул итмичә, Кырымны Украина составына биргән иде. Бу мәсьәләдә Хрущевны да гаепләп булмый. Чөнки ул вакытта Украина СССР составында булды. Эчкәрәк кереп, Әби патша Екатерина II вакытыннан бирле Кырымның Россиянеке булуын искә төшерәм. Шулай булгач, булмаган череклекне эзләргә
ярамый.
Җыйнап әйткән вакытта, бу китап үзе бер энциклопедия, уку-укыту әсбабы ролен үтәрлек дәрәҗәдә. Аның тиражын тагын да арттырырга кирәк, күп кеше укысын, дип саныйм.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: