Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Әкият“тә кунакта

1 июнь көнне Казан шәһәренең "Әкият"курчак театры бинасында, Әдәбият елы кысаларында, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкият-поэмасы язылуына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" Халыкара иҗат бәйгесенең йомгаклау өлеше тантаналы рәвештә узды. Бәйгедә Татарстанның 23 төбәгеннән һәм Рәсәйнең күп кенә шәһәрләреннән балалар катнашты. Үзләренең иҗат эшләре белән Актанышыбыздан укучылар зур өлеш керттеләр, һәм...

1 июнь көнне Казан шәһәренең "Әкият"курчак театры бинасында, Әдәбият елы кысаларында, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкият-поэмасы язылуына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" Халыкара иҗат бәйгесенең йомгаклау өлеше тантаналы рәвештә узды. Бәйгедә Татарстанның 23 төбәгеннән һәм Рәсәйнең күп кенә шәһәрләреннән балалар катнашты.
Үзләренең иҗат эшләре белән Актанышыбыздан укучылар зур өлеш керттеләр, һәм аларның эшләре уңай бәяләнде. Балалар сәнгать мәктәбеннән Рушания Гыймазова - II дәрәҗә лауреат, Рәмилә Сабирова - III дәрәҗә лауреат, Сөмбел Фазаелова - III дәрәҗә лауреат, Резеда Гәрәева - дипломант; сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Эльвина Габдрахманова - I дәрәҗә лауреат, Энҗе Сәетгәрәева - II дәрәҗә лауреат, Актанышңын 2нче мәктәбеннән Зөһрә Сәрвәрова - I дәрәҗә лауреат һәм Йолдыз Сәрвәрова дипломант булдылар (остазлары - Айрат
Сәрвәров). Җиңүче укучылар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.
1 июнь көнне Казан шәһәренең "Әкият" курчак театры бинасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата НАСКО иминиятләштерү компаниясе оештырган "И помнит мир спасенный" темасы астында игълан ителгән Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау өлеше тентаналы рәвештә узды. Бәйгедә Рәсәй һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән төрле яшь категориясендә балалар катнашты.
Зурлар төркемендә Актанышның 2нче мәктәбеннән Руслан Зарипов - II дәрәҗә лауреат, кечкенәләр төркемендә Йолдыз Сәрвәрова дипломант исемен яуладылар (остазлары - Айрат Сәрвәров). Җиңүче укучылар диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев