Актаныш

ӘҖӘКҮЛ ФАҖИГАСЕ ЭЗЕННӘН: Ике кешене үтерүдә шикләнелүченең әнисе: "Мин инде гомерлек җәза гына булмасын дим..."

“Алма кебек бала иде, нәрсә булгандыр” дип өзгәләнә ана йөрәге. Баласы җинаять юлына басып, кеше үтерүдә гаепләнсә дә, аның ихластан үкенүенә ышана ул.

“Татар-информ” хәбәрчесе Актанышның Әҗәкүл авылында 2 июль көнне булган коточкыч җинаятьнең нечкәлекләрен ачыкларга тырышты. “Алма кебек бала иде, нәрсә булгандыр” дип өзгәләнә ана йөрәге. Баласы җинаять юлына басып, кеше үтерүдә гаепләнсә дә, аның ихластан үкенүенә ышана ул. 

2 июль көнне Әҗәкүлдә 64 яшьлек Рәфит исемле ир-ат һәм шул ук яшьтәге Рәҗәп исемле хатын-кыз мәетләре табыла. Аларны пычак чәнчеп үтерүдә шул авылда яшәүче 26 яшьлек И. Ш.шикләнелә. Мәгълүмат чаралары язуынча, ул кара-каршы күршеләр булган ике өйдә суеш оештырган. Рәфиткә ул 20 дән артык чәнечкән. 

Егетнең әнисе Наталья, ул көнне җинаятькә кадәр улын кичке сәгать 4 тә күргән. Аның исеме генә рус исеме булып чыкты, апа татарча сөйләшә.

– Сәгать 4 тә бергә кайттык. Исерек тә түгел, аек та түгел, бераз салган иде. Әйбәт кенә кыяфәттә, ашлар ашап, телевизор карады. “Нигә ашап бетермисең” дигәч, “әй, әни, ашап бетерәсе килми” диде. Әйбәт кенә сөйләштек, бер кап тәмәкесен эзләде әле, таба алмады, бакчага да чыгып керде. Аннары күршеләргә тәмәке сорап кереп чыкка. "Эчмәгән иде бит ул” ди соңыннан күрше, “юк, эчкән иде, салмыш иде” дидем. Дөрес, сыраны ярата иде инде, “крепкий” пиво эчә иде. Кайчак шуны вино белән дә кушып эчә иде, - дип сөйләде И.ның әнисе.

Шул көнне кичке 9 да кибеткә баргач, Рәфитне үтергәннәр дигән хәбәр ишетә.

– Улымның аңа баргалаганын белә идем, башка уй керде инде, әллә безнең малай шунда эләктеме икән, дип... Эч поша башлады инде. Яттык, йокладык, иртәнге 5 нче яртыда ишек шакыганга уянып киттем, ике полиция хезмәткәре киемнәрен алып киттеләр. “Апай, ишеткәнсездер инде” диделәр. Киемнәрен тутырып биреп җибәрдем. Почтада эшлим мин, төш тирәләрендә хатын-кыз үлеме турында да ишеткәч, сүзсез калдым инде, ул көнне эшли дә алмадым.

– Төнлә кайтмагач, сез аны эзләмәгән идегез мени?

– Эзләмәдем шул. Аның я апаларында, я иптәшләрендә кунып кала торган гадәте бар иде. Ул көнне телефоны да юньләп эшләмәде аның. Ул төнне минем телефонның зарядкасы беткән, миңа бер шалтыраткан булган ул, кайткач телефонны куштым, шалтыратам – алучы юк. Өйдә тәмәке дип йөргәч, мин аны тәмәке юллап чыгып китте дип уйладым бит.

– Өйдән пычак алып чыгып китмәгәндер бит ул?

– Юууук, нинди пычак алу, гадәттә мин эштән кайтышка ашарларга пешереп торган бала ул. Сеңлесе белән бергә дәрес әзерләп, өйләрне җыештырып, керләр юып, бөтен дөньямны көтте. Мактап та, яклап та әйтмимен. Бөтен авыл шакката: “алма кебек бала иде, нәрсә бала булды бу балага” диләр. Миңа нык авыр хәл булды бу. Нәрсә булды бу бала белән?!

– Мәктәптән соң кайда укыган иде соң?

– Мәктәптән соң ике ел Нефтекамскида бюджет бүлегендә машина төзү техникумында укыды, аннары анда укыйсы килмичә, Нефтекамскида юридик факультетка читтән торып уку бүлегенә керде. Анда да чиле-пешлерәк кенә укыды. Правага имтиханны теориясен бирде, йөртүен бирә алмады. Укуын ташлап кайтты. Армиягә китте, аннан әйбәт кенә характеристика белән кайтты. Бер шәхси эшмәкәрдә грузчик булып акча эшләштергәли иде. Үзенә кирәк-яракка тота иде.

– Җинаятьтән соң әле сөйләшмәдегезме?

– Тикшерү бара. Җинаятьтән соң әле сөйләшкәнем дә юк. Судта читлектә күрәм, карарны ишетәм дә, аннары свиданиега барып, рөхсәт сорап күрсәм генә инде.

Рәҗәпкә кереп караганы турында белмәдем, ләкин Рәфиткә кереп утырганы бар иде. Рәфиткә кермә, дип әйткәнем бар иде, Рәфит үзе дә урамда балта күтәреп йөргән кеше ул дип сөйләделәр, халык та күргәне булган.

– Үзәгегез өзеләдер инде...

– Шулай инде. Миңа халык арасында, эш урынында да оят, кыен. Шушындый бала булырга тиеш түгел иде. Елмаеп, хәлләр сорашып йөри торган бала иде бит. Авыл халкы шаккатты инде, шок булды, без аңламадык. Рәҗәпләрдә бергәләп берәр нәрсә бергәләп эчмәделәрме икән, дип тә уйлый халык. Үзеннән ишетмәгәч, төгәл берни әйтә дә алмыйм.

Мин инде гомерлек җәза гына булмасын дим, ничәдер ел булса, исән булса, анысын утырып та кайтыр. Ходайдан сорыйм инде. Кылган җинаятьләре өчен җавап бирсен, 15 елын да, 20сен дә утырып чыгалар, бөтен курыкканым шул гомерлек җәза.

– Нинди мавыгулары бар иде?

– Балык тотты инде. Тыелган вакытта кармак белән генә, хәзер тыю вакыты беткәч, бакча артында бергәләп аулар салып йөрдек әле. Алай башка шөгыле юк иде кебек инде. Телевизордан начар тапшырулар караганы булмады. Сырассын эчеп кайтса, “Муз-ТВ”, “Карусель” каналыннан сеңлесе белән мультиклар карыйлар иде.

Эчсә – башын югалта

И.ның психиатрларда учетта торганы булмаган, сәламәтлегендә тайпылышлар сизелмәгән. Моны авылның фельдшеры Гөлназ Садриевараслады.

– Эчеп йөрүләре булгалый иде инде. Беркайда эшләми, флюорография үтми. Яшь башың белән нигә болай йөрисең, эшләмисең дип әйтә идем инде. Эчсә, нәрсә эшләгәнен аңламый, башын югалта дип ишеткәнем бар иде. Ләкин авыл халкына зыян китергәне юк иде, шуңа күрә бөтен кеше, күрше-тирәләр дә шаккатты. Аракы эчеп кенә шундый адымга барып буламы икән, әллә берәр матдәләр кулландымы икән, дигән шик тә бар.

20 сәгать 30 минутта мине мәрхүм Рәфитнең күршеләре Данияр чакырды. Ул Рәфиткә кием кертмәкче булган. Әле ул кермәсә, белмәс тә идек. Ут та юк, чыгучы да юк, аннары фонарь белән генә карадык, идәндә ята, кан да күрдек. Данияр кергәндә, И. чыгып килгән, аны-моны әйтмәгән, качарга да уйламаган үзе. Шуннан Рәҗәп апалар өенә киткән, күрәсең. Аннары полиция килгәч, шунда булырга мөмкин дип, И.ны эзләп, Рәҗәп апалар өенә кергәч, чыннан да шунда булган. Эчү почмагы иде инде ул. Я ут чыгармы, я башка берәр нәрсә булыр, дип уйлый идек инде, шушы хәл килеп чыкты, - диеп сөйләде Гөлназ ханым.

Җинаятьтә гаепләнүченең аккаунтындагы фото. Комментарийдан аңлашылганча, сулда аның абыйсы.

Карап торышка начар малай түгел иде

Җинаять кылган ир-егетнең күршеләредә аптырашта.

– Кешене белеп булмый бит, кавын түгел, эчен ярып карап булмый, карап торышка начар малай түгел дә соң... Аралаша, кешегә булыша иде. Сораганда, каршы килми иде. Безгә дә булышырга кергәне бар иде. Армиядә хезмәт итеп кайткан малай ул, минем улларым белән дә мөнәсәбәтләре яхшы иде. Көтелмәгән хәл инде безнең өчен. Дөрес, эчүе бар иде. Минем аның сугышканы, кемгәдер ташланганы турында ишеткәнем юк иде. Авыл җирендә эш юк бездә, ике кешенең берсе эшсез дияргә була. Хәлләреннән килгән кешеләр я Себергә, я Чаллыга барып эшләп кайталар, - диделәр алар, исемнәрен язмауны үтенделәр.

Шушы авылда яшәүче башкалар да И.ны яманламадылар.

– Исәнләшеп йөри иде, бодай, арпа кирәкмиме дип кергәне бар иде инде, алай начар дип әйтә алмыйм да, - ди Нәкыя апа.

Үзен үзе таба алмаган”

Мәдәният йорты мөдире Илнур МогтазировИ.ның эчкәч акылын җуюы, үз-үзен тотышы бик үзгәрүен әйтте.

– Яшьләр арасына да керә алмады ул. Аек вакытта яхшы гына кеше иде. Төскә-кыяфәткә сәламәт гәүдәле, спортка туры килеп тора торган малай иде. Минем аңа бер ун еллап элегрәк чаңгыда йөргәндә дә әйткәнем бар иде, “нигә шөгыльләнмисең, бөтен гәүдәң туры килеп тора бит, бөтен алымнарың спортчыныкына охшаган бит” дия идем. Моны өйрәтмәгәннәр, табигатьтән сәләте бар. Тик үзен үзе таба алмаган инде.

Безнең авыл рәсми булмаган рәвештә ике өлешкә бүленеп тора: “Заготзерно” өлеше – элек икмәк кабул итү предприятиесе булганга шулай атаганнар һәм Әҗәкүл. Бу малай “Заготзерно” өлешеннән бу якка чыккан булган. Рәфит тә, Рәҗәп тә ялгыз, гаиләсез калган кешеләр, эчү белән мавыга иделәр. И.ның Рәфиттән чыкканын күрәләр дә, аннары Рәҗәп дигән хатынга китә. Имеш-мимешләр буенча, Рәҗәпкә бурычы була, ә Рәфиттән аракы сораган булган, менә шуннан тавыш чыккан. Күп тапкырлар пычак белән кадаган.

Рәҗәпләрдә чаршау артында Куян авылыннан Рәдиф исемле ир дә килеп чыга. Бәхете булгандырмы, аңа тимәгән.

Авыл халкы өчен сенсация булды инде. Мин үзем бу әйберне йомарга тырыштым, ни өчен дигәндә, теләсә нинди сүзләр йөри башлады. Башта Сабан туен кичектермәкче идем, аннары кире уйладым. 6 июльдә Сабан туе үткәрдем.

Эчкечеләр иде мәрхүмнәр дә. Притоннан котылдык. Авылны бизи торган әйбер түгел бу. Эчсәң дә, акылыңны җуйма син, буеңа сеңдер, – дип киңәшен дә бирә Илнур әфәнде.

Үкенәдер, елыйдыр да

Ничек уйлыйсыз, үкенәме икән улыгыз, дип сорыйм Наташа ападан.

– Үкенәдер дим. Ул бит андый бала түгел. “Эчмә, сыра юньлегә илтми” дия идем, эчкәч, сүккәч тә, “ярар, әни, аңладым” дия иде. Үкенәдер, елыйдыр да. Бик әйбәт булды әле, шул кирәк, дип әйтә торган бала түгел иде. Өйдә начар булса да, шул кирәк, дияр идем. Шулай дип әйтә торган да түгел бит. Ходай Тәгалә җиңеллек бирсен! Ирем дә башка кеше бар иде микән соң, ул гына булдымы икән соң, дип аптырый инде. Авыл халкына да рәхмәт инде. Сынау, күрәчәктер инде, - диде

Наталья Ш. беренче иреннән ике улының да, ни кызганыч, җинаять юлына басканнарын әйтте. Икенче иреннән кызы бар. И. моңа кадәр дә караклык өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән булган. 

Мәгълүмат чаралары язуынча, егетне эчеп утырганда кулга алганнар. Ул үлүчеләрнең икесе дә үзенә һөҗүм итүләрен, шул сәбәпле "сакланырга мәҗбүр булуын" әйткән. Кулга алганда ул каршылык күрсәтми, әмма, имеш "калган авылдашларны күргән булсам, аларны да үтергән булыр идем", - дип әйткән. 

Реклама

чыганак: https://intertat.tatar/hewef_heter/-ken-der-elyydyr-da-aktanyshny-k-l-avylynda-26-yashlek-eget-ike-avyldashyn-ter-d-shikl-nel/

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: