Актаныш

«Көлке бит бу!» - коронавирустан куркып, азык-төлек җыярга кирәкми

Бу арада күпләр кибетләрдән тоз, шикәр, ярмалар һәм бәдрәф кәгазе сатып алучылар турында ишеткәндер. Болай эшләр өчен нигез бармы?

Кая карама, бөтен җирдә шул ук бер коронавирус турында сөйлиләр. Төшкә дә керә ул хәтта. «Ватсап» буенча төрле кызыклы сүзләр йөри. Сезгә дә берсен язып үтим. «Хәбәр! Россиядә беренче тапкыр коронавирустан үлүче бар! Ул 200 тонна ярма тутырылган капчыклар астында калган». Кызыкмы? Кемдер көлә, ә кемнеңдер көлеп утырырга вакыты юк — үлә-бетә ярма, тоз, шикәр һәм… бәдрәф кәгазе ала.

Коронавирус килгәч, кибеттә әйбер бетә дияргә нигез бармы? Ни өчен кешеләр шулай эшли?

«Карабодайны алам гына дип үрелгән идем: „Бу минекем бит!“ — дигән җавап ишеттем»

 

Әлмәт районы Кәләй авылыннан Татьяна Егорова безгә бер кызык хәл сөйләде.

Бер көнне Татьяна ханым ире белән азык-төлек алырга дип Әлмәткә барганнар. Ары-бире караганнар, карабодай юк, ди. Ярый, тапмадык инде, дигәч, күрсәләр — алларында карабодай һәм башка азык-төлектән торган тулы кәрзин тора. Бу кәрзиндәге карабодай сатыла дип уйлап, Татьяна ханым аны алырга булган.

«Карабодайны алам гына дип үрелгән идем: «Бу минеке бит!» — дигән җавап ишеттем», — дип сөйләде Татьяна ханым. Шулай итеп, Татьяна ханым үз гаиләсе белән шәһәр кибетеннән карабодай табалмыйча кайткан. Ә кайтса, авыл кибетендә карабодай өелеп ята икән! Шулай инде ул ерактагы йолдыз яктырак, диләр бит, бәлки Әлмәт шәһәрендәге карабодай тәмлерәк тоелгандыр.

«Курыкмагыз, бар да әйбәт булыр»

 

Үзем дә бүген кибеткә кергәч, бер әбинең сыр сайлаганым күрдем. Әй, сайлана, әй сайлана. Күзе күрми, ахры. «Сеңлем, менә бу кайсы сыр әле?» — дип сорагач, сөйләшеп киттек.

«Кайсын алырга белмисезмени? Куркытамы?» — дип сорадым.

«Шулай шул. Аллаһка тапшырган инде. Кешеләр оннар, ярмалар ала. Аны бит алырга кушмыйлар, үзләре ала. Әмма алай җыярга кирәкми дип саныйм. Коронавирустан курыкмагыз, Ходай әллә нәрсәләрдән коткарып калды инде безне. Аллаһ теләсә, бар да әйбәт булыр», — диде әби.

Безнең сөйләшүебезне бер ханым ишетеп: «Киштәләрдә ярмалар калмаган да. Тоз алмакчы идем, тоз да, сода да юк. Кибетне бушатканнар, бернәрсә дә юк. Алып бетергәннәр», — дип сүзгә кушылды.

«Азык-төлек дүрт тапкырга күбрәк сатылды»

 

Икенче бер кибеткә кергәч, безне кибет директоры Айдар Шамилевич каршы алды.

«Киштәләр бушап калды. Халыкның нигә алай кылануын әйтә алмыйм. Алар эпидемиянең килүенә ышаналардыр. Әгәр авыру озакка сузылса, өйдән чыкмабыз, диләрдер. Карабодай ярмасын һәм онны сатып алып бетергәннәр иде. Азык-төлек дүрт тапкырга күбрәк сатылды. Үзем өйгә әйбер ташымадым, чөнки миңа кирәкми. Күпләр кибетләр акча эшли, диләр. Әмма азык-төлекнең никадәр сатылуы безнең хезмәт хакларына тәэсир итми, ә эшкә шул ук кешеләр чыга. Безгә эш арта гына бара», — диде кибет директоры.

Айдар Шамилевич фикеренчә, коронавирус авыруы безгә килеп җитәргә мөмкин, әмма аның өчен күп итеп азык-төлек аласы түгел. «Коронавирустан сакланыр өчен күп кеше җыелган урыннардан гына ерак торырга кирәк», — диде ул.

«Бу — ажиотаж. Безнең халык паникага бирелергә ярата».

Шушы ук кибеттә эшләүче бер ханым: «Безнең халык паникага бирелергә ярата инде», — дип өстәде.

«Ходай сакланганны саклар, ди»

 

Илсөяр ханым колбаса сайлап басып тора иде. Аның янына да килеп эндәштем.

«Сеңлем, нәрсә әйтергә дә белмим. Һәр кешенең үз ихтыяры инде. Аның хәтле җыеп, нишләргә уйлыйлар икән? Һәр әйбернең саклау вакыты бар. Безнең татар хатын-кызларының элек-электән өйләрендә һәр ярма бераз гына булса да булырга тиеш. Бөтенләй беткәч кенә аласы димәгән бит. Минем өйдә өч-дүрт кило дөге дә, карабодай да, ун кило он да бар, — диде ул. — Авыруга килгәндә, һәр елны берәр вирус чыкмый тормый, гриппсыз калган юк инде. ОРВИ шикелле кебек кенә үтеп китсен, безгә килмәсен иде. Мин хөкүмәткә ышанам, безне дәваларлар, сакларлар әле. Шулай да, Ходай сакланганны саклар, ди».

Реклама

«Безнең татар хатын-кызларының элек-электән өйләрендә һәр ярма бераз гына булса да булырга тиеш. Көне килеп җиткәч, аласы димәгән бит».

«Бу — көлке!»

 

Тагын бер ханым белән аралашып алдым. Ул үз исемен әйтмәде.

«Миңа бу хәл бер дә ошамый. Мин Россиядә яшим бит, чит илдә түгел. Телевизордан чит илдә кибетләрдә барлыкка килгән зур-зур чиратларны күрсәттеләр. Минемчә, алдагы ике атнада радионы тыңламаска, телевизорны карамаска кирәк.

Безнең Россиядә мондый әйбер булырга тиеш түгел. Бәдрәф кәгазен өч-дүртне ал да, җиткән шуның белән. Ашамлык җыю кирәкми! Алар бит бозыла, тараканнар ияләшә. Бу — көлке! 90нчы елларда бик начар яшәдек, әмма исән калдык бит, беркем дә үлмәде», — диде ул.

«Нигә җыялар шул чаклы әйбер?!»

 

«Биш балам бар, миңа күп төрле әйбер кирәк, әмма хәзер кибетләрдә күп әйбер җитми… Аннан соң, бер айдан ураза башлана, нигә җыялар шул чаклы ризык?! Тараканнардан курыкмыйлар микән?..» — диде Гөлнара ханым.

Кибеттән чыкканда, Фирая ханым белән сөйләшеп киттем. Ул: «Ходай кушмаган эш булмас, курыкмаска кирәк. Һәр елны шулай булып ала бит, бер дә борчылмыйбыз», — диде.

 

«Товар җитәрлек»

 

Интернетта берсеннән-берсе шөбһәле хәбәр таратучылар бар. Бу хәбәрләр, гадәттә, дөреслеккә туры килми. Мөслим районындагы бер кибеттә сатып алучыларга биш килодан да күбрәк шикәр сатмыйлар дигән хәбәр таралды. Без әлеге кибетнең директоры Фәнис әфәндегә шалтыраттык.

«Бу мәгълүмат дөрес түгел. Товар җитәрлек. Киресенчә, биш килодан күбрәк алса, бәясе арзанрак та була», — дип сөйләде Фәнис әфәнде.

«Бу күренешнең файдасы булмаячак»

 

Икътисад белгече Игорь Кохның бу хакта фикерен белештек.

«Әлбәттә, азык-төлекне сатып алгач, товар әйләнеше артачак, әмма күпкә һәм озакка түгел. Шуңа күрә бу күренешнең файдасы булмаячак. Ә менә паникадан зарар бар. Анысын халык үзе тудыра, алар үз теләкләре белән кибетләргә бара. Бу күренеш коронавирус белән бәйле», — диде икътисадчы.

Исән-сау булыйк! Бу — иң зур теләк!

 

Ринат Абзалов рәсеме, «Чаян» журналы

intertat.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: