Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кәнәфи өчен көрәш тавыш-тынсыз узмый

Күптән түгел, төгәлрәк әйтсәк, 18 май көнне мәркәзебездә Татарстан язучыларының XVII корылтае узган иде. Дөнья булгач, миңа да анда күзәтүче буларак булса да катнашырга туры килде. Районыбызда яшәп, иҗат итүче бердәнбер ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь һәм аеруча прозаик буларак күпләргә таныш Әмирҗан ага Моталлаповка иярдем мин. Мөхәррияттә эшләү дәверендә...

Күптән түгел, төгәлрәк әйтсәк, 18 май көнне мәркәзебездә Татарстан язучыларының XVII корылтае узган иде. Дөнья булгач, миңа да анда күзәтүче буларак булса да катнашырга туры килде. Районыбызда яшәп, иҗат итүче бердәнбер ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь һәм аеруча прозаик буларак күпләргә таныш Әмирҗан ага Моталлаповка иярдем мин.
Мөхәррияттә эшләү дәверендә бихисап утырыш, сөйләшүләрдә катнашырга туры килсә дә, дөресен әйтергә кирәк, моңарчы шул чаклы тере, кайбер очракта хәтта гаугалы булып китәргә әзер җыенны тәүге күрүем. Иҗат кешесе фикерен үзенә сеңдерми, я язып бирә, яисә инде тутырып әйтеп сала. Корылтайның көн тәртибендә яңа рәисне сайлау иде. Ә җитәкчелекне алыштыру, биектәге кәнәфи өчен көрәш, билгеле, тавыш-тынсыз гына узмый.
"Казан" милли-мәдәни үзәгендә кайнаган корылтайда 321 әдипнең 234е генә катнашты. Саннарда чагылганча, узган корылтайдан алып 4 ел эчендә (23 май 2008 ел) 37 әдип вафат булган, 41 язучы берлеккә алынган. Мәдәниятебезнең йөзек кашы, әдәбиятыбызның зур югалтуы Туфан Миңнуллинны 1 минут тынлык белән искә алып, Равил Фәйзуллинның фатихасе белән башланып киткән җыенда җәмгысе 11 кеше чыгыш ясады, шул исәптән Республика президенты Рөстәм Миңнеханов. Яңа технологияләрне алга этәргән хаким электрон китаплар булдыру зарурлыгын ассызыклады:
- Яшь буын күпчелек вакытын интернет сәхифәләрендә уздыра, кулга китап алып укып утыручылары сирәк, шуңа да бер фикергә килеп, юлларын табып, әдипләребез өчен каләм хакын (ягъни гонорарны) раслап, әлеге эшне башлап җибәрү урынлыдыр, - дип искәртте ул.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 25 май, 2012 40 (9685) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев