Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Колхоз ударнигы" белән үскән, "Игенче даны"н белән пенсиягә чыккан, хәзер "Актаныш таңнары" белән яши (фотолар)

Бүген иртән -иртүк иң актив укучыбыз Фәндүс абый Басыйров мөхәррияттә кунакта булып китте. Пучы авылында яшәүче Фәндүс Басыров 85 яшен түгәрәкләгәндә дә вакытлы матбугаттан аерылмый. Бүген дә 5 газета-журнал килә Басыровларга. Үзенең дә, тормыш иптәшенең дә күзләре күрә, кәефләре һәрвакыт күтәренке.

-    Газета-журналларны көтеп алам. “Актаныш таңнары”- иң яраткан газетам. Без бәләкәй чагында “Колхоз ударнигы”, аннан соң “Игенче даны” булып чыкты ул. Районда эшләмәгән эшем калмады, шуңа күрә танышларым бик күп. “Актаныш таңнары”н алу белән таныш исем-фамилияләрне эзлим. Хәзер минем замандашлар азаеп бара, әмма чордашларымның балаларын, оныкларын чамалап укыйм. Кайчан язгы чәчүгә керешәләр, кайчан тырмалау, кайсы хуҗалык алда бара- авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәч, барысын да күзәтеп барам. Газетадагы бөтен язмаларны башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Яңалыктан артта калырга ярамый, яңалык бит ул яшәртә, картайтмый, кешене сәламәт тота. “Ирек мәйданы”, “Мең дә бер киңәш”, “Акчарлак”, “Чаян” журналын алдырам. Балачак җитмәүчелектә узса да “Пионерская правда” кебек газеталарны яздырмый калмады әнкәйләр,- ди Фәндүс ага.
Үзе газета-журналлар укып үскән Фәндүс абый гаиләдәге биш баласын да вакытлы матбугатка мәхәббәт белән тәрбияли. Балаларының тормышта үз урыннарын табып, уңышлы кешеләр булып үсеп җитүләрендә вакытлы матбугат тәрбиясенең роле зур дип бәяли.
Озын гомерле булуның беренче сере хәбәрдарлыкта булса, икенчесе- бакчачылык. Фәндүс Басыров бакчамда 30 төрле чәчәк, күпсанда җимеш агачы, хәтта әстерхан чикләвеге үстерәм, дип сөйләде. Әстерхан чикләвеге салынган спиртлы төнәтмә организмны йод белән тәэмин итә икән. Аксакал бабай безне бу хакта турыда тулырак таныштырырга вәгъдә биреп кунакка да чакырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев