Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Колонкадан суны прописка буенча гына тараталар

Суга карточка кертелү турында ишеткәнегез бар идеме? Шундый хәлләр дә була икән!

Мәсәлән, Сведловск өлкәсендә суга карточка кертелгән. Өлкәдәге авылларның берсендә куелган «акыллы колонка» видеосы таралды. Мондагы колонкадан суны бары тик пропискасы булган кешеләр генә ала. Һәр кешегә эчәргә, юынырга, терлекләргә эчерергә — гомумән, бөтен максатларга аена 900 литр су бирелә. Су алгач, күпме алачагың калганы карточкада язып куела.

Бу системаны инде Яңа елга кадәр үк керткәннәр.

Суга карточка кертелү фактлары элегрәк бу өлкәнең башка урыннарында да булгалады.

Урындагы «Водоканал» бу системаны бушлайны яратучыларга каршы көрәш максатыннан кертелгәнен әйткән. «Кешеләр шәхси машиналарда килә дә, су тутырып китәләр. Цистерналар белән! Аннары аны пластик шешәләргә тутырып саталар да әле», — дигән алар.

Социаль челтәрләрдә фикерләр төрле. Күпләр су бушлай булырга тиеш дип саный, Советлар Союзы вакытында шулай иде ди. «Инде суны да сата башладылар! Һавага да карточка кертеләсе калды!» — дип өзгәләнә алар.

Ә кайберәүләр идеяне хуплаган. Алар фикеренчә, бушлай су яратучылардан беренче чиратта шәһәр тирәсендәге авылларда яшәүчеләр интегә. «Килмешәкләр суны тутырып китәләр, ә шушындагы халыкка ни кала? Советлар Союзында яшәмибез, һәр нәрсә түләүле», — дип яза алары.

Автор: Резеда Галикәева

Реклама

Kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев