Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Колында хәмер сатмыйлар

"Хәмер белән дус кеше дөньядан артта кала", дип фикер йөртә Колын авылы халкы. Аларның яшәеше хакында күптән түгел газетабызда яктыртылган иде. Әмма көн туса- биредә яңалык. Шушы көннәрдә авыл җирлеге башлыгы Мулланур Кашаповның үҗәтлеге, авыл халкының хуплавы белән кибет киштәләре хәмердән арындырылды. Хәер, аны биредә сатып алучы да юк икән....

"Хәмер белән дус кеше дөньядан артта кала", дип фикер йөртә Колын авылы халкы. Аларның яшәеше хакында күптән түгел газетабызда яктыртылган иде. Әмма көн туса- биредә яңалык. Шушы көннәрдә авыл җирлеге башлыгы Мулланур Кашаповның үҗәтлеге, авыл халкының хуплавы белән кибет киштәләре хәмердән арындырылды.
Хәер, аны биредә сатып алучы да юк икән. 62 хуҗалыктан торган, 122 кешелек кечкенә, әмма район күләмендә үрнәк тормыш алып баручы авылда яшәүчеләрнең күбесен өлкәннәр тәшкил итә. Эш яшендәгеләр Нур Баян исемендәге хуҗалыкта, "Әнәк" агрофирмасында эшлиләр (бу хуҗалыкларда уртача хезмәт хакы район күрсәткеченнән күпкә югарырак). 2007 елда сафка бастырылган башлангыч мәктәптә 7 бала белем ала. Алар да дәресләрдән соң мәчеткә ашыгалар. Авылның төзеклегенә сокланырлык, юлсызлык мәсьәләсе дә биредә инде күптәннән чишелгән. Һәрбер авыл кешесе Мостафиннар гаиләсенә, аеруча Альберт һәм Рушадка, рәхмәтләрен укый.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 апрель, 2012 33 (9678) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X