Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Комиссия әгъзаларының да йөрәге бар

Мөхәрриятебезгә Әдибә ападан әлеге язма килгәч, аны укып, танышып чыкканнан соң, үзем дә балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия утырышларында катнашкан кеше буларак, күңелдә бераз икеләнүләр барлыкка килде. Комиссия әгъзаларының эчүче әниләрне айнытыр өчен ничек үгетләүләрен, аларны оялтырга тырышуларын үз күзләрем белән күрмәсәм, бәлки, мин дә, әлеге хат авторына кушылып,...

Мөхәрриятебезгә Әдибә ападан әлеге язма килгәч, аны укып, танышып чыкканнан соң, үзем дә балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия утырышларында катнашкан кеше буларак, күңелдә бераз икеләнүләр барлыкка килде. Комиссия әгъзаларының эчүче әниләрне айнытыр өчен ничек үгетләүләрен, аларны оялтырга тырышуларын үз күзләрем белән күрмәсәм, бәлки, мин дә, әлеге хат авторына кушылып, аларны гаепләр идем.
Хатның үзен генә газетабыз битләрендә чыгарсак, газета укучылар арасында да комиссия әгъзалары турында каты бәгырьлеләр дигән фикер калыр иде. Шуның өчен районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлүзә Хәертдинова белән әңгәмәбезне дә тәкъдим итәбез.
- Гөлүзә Нурлыгаяновна, әлеге хат белән танышып чыкканнан соң, Сездә нинди фикерләр туды?
- Сүз Теләкәй авылында яшәүче Айгөл һәм Сергей Калининнар турында бара. Бүгенге көндә аларның балигъ булмаган биш балалары бар. Әлеге гаилә белән без күптәннән таныш. Алар байтак еллар инде балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә һәм социаль яклау бүлегендә авыр гаилә буларак исәптә торалар. Шулай булуга карамастан, Сергей һәм Айгөл белән күпме генә сөйләшүләр алып барсак та, аларны дәвалануга барырга күндерә алмадык. Алар һәрвакыт:
"Ярар, ярар",- дип калалар да , оныталар. Табиб белән сөйләшеп, акча табып, техника белән тәэмин итүгә дә карамастан, көне килеп җиткәч, дәвалануга барудан баш тарттылар. Күпмедер вакыт әйбәт кенә йөриләр дә, тагын эчә башлыйлар. Бу хәлләр бик еш кабатлана.
- Сез әлеге гаиләне һәрвакыт күзәтүдә тотасызмы?
- Безнең аларны күз уңыннан җибәргәнебез юк. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзалары һәм социаль яклау бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр дә һәрдаим өйләренә барып торалар. Балаларына матди ярдәм күрсәтеп, сәламәтлекләрен кайгырту өстендә дә эш алып баралар..
- Аларның яшәү шартларына килсәк...
- Бүгенге көндә аларның өйләрендә җылылык юк. Газ плитәгә генә тоташтырылган. Өйләрен утын ягып җылыталар. Балаларга ашау тиешле дәрәҗәдә түгел. Аларга яшәү өчен тиешле шартлар тудырылмаган.
- Балаларны приютка җибәрүгә Сезнең караш...
- Иң элек приютның мәгънәсен аңлатып китәм. Приют балаларның вакытлыча гына яшәү урыны ул. Анда аларга тиешле тәрбия бирәләр, укыталар. Калининнарның балаларына килгәндә, алар еракка җибәрелмәделәр, күрше Мөслим районы Карамалы авылындагы приютка урнаштырылдылар. Бу балаларның сәламәтлеген һәм язмышын кайгыртып эшләнде. Әйткәнемчә, әлеге адым соңгы чик түгел, алар анда вакытлыча гына яшәячәкләр. Бирегә 3 яшьтән зуррак балаларны гына алалар. Анда хәтта авыр тормыш ситуациясендә калган әти-әниләр үзләре дә балаларын китерә алалар. Шуның өчен приют дигән сүздән куркырга кирәкми, аны балалар йорты белән дә бутарга ярамый. Айгөл белән Сергейның кечкенә ике баласы, 3 яшь тулмаганлыктан, үзләре янында калды. Әгәр әти-әни төзәлә, балаларына яшәү өчен тиешле шартлар тудыра ала икән - алар газизләрен алдан да барып ала ала, ә акылларына килмиләр икән, алты айдан соң без аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап, судка гариза кертергә тиеш булабыз.
- Кызларын приютка алып киткәч, Калининнарда үзгәрешләр сизелдеме?
- Уңай якка, дип әйтмәс идем. Кечкенә ике баласын Чаллы шәһәрендә урнашкан өч яшькә кадәр балаларны тәрбияли һәм дәвалый торган махсус балалар йортына илтергә тиеш булсак та, тукта, бәлки, алары калгач төзәлерләр дип уйлаган идек, юкка гына, алар салкын өйләрендә эчүләрен барыбер дәвам иткәннәр. Ахыр чиктә, Сергей Айгөлне кыйнап, эчке эшләр бүлегенә ябылды. Айгөлне туганнары дәвалануга алып киткәннәр, дип ишеттем. Ә кечкенә ике бала караучысыз калганлыктан, үзәк дәваханәгә китерергә мәҗбүр булдык.
Алар янында даими кеше кирәк булганлыктан, социаль яклау бүлегендә эшләүчеләр көндезләрен чиратлап шул нарасыйларны карарга бара, социаль яклау бүлеге тиешле кием-салым белән дә тәэмин итте.
Хат авторының комиссия әгъзалары турындагы фикеренә дә җавап биреп үтәсем килә. Әгәр дә балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзалары каты бәгырьле булсалар, бу гаиләгә кул гына селтәгән булырлар иде. Комиссиядә компетентлы, үзләре дә бала үстерүче, тәҗрибәле психологлар, социологлар, педагоглар әгъза булып тора. Комиссия федераль һәм республика законнарына, конституциягә һәм балалар хокуклары турындагы конвенциягә таянып эш итә. Алар исерек әниләргә караганда да аларның балалары язмышы өчен ныграк борчылалар.
Хәтерегездәдер, узган елның 6 октябрь көнендә Иске Байсар авылында 6 балалы авыр гаиләдә янгын чыгып шунда өч балалары фаҗигале төстә вафат булды. Бу фаҗига район халкын гына түгел, республика халкын да тетрәтте. Ул гаиләдә дә ата-ана белән озак еллар эш алып бардык, балалары үз әти-әнисе янында, гаиләсендә яшәсен,бәлки төзәлерләр дип, аларны кызганып, һаман суза килдек. Әгәр ул әти-әнине вакытында ата-ана хокукыннан мәхрүм итеп, балаларын кайда да булса урнаштырган булсак, бәлки, бу фаҗига килеп чыкмаган да булыр иде дигән үкенеч бүген дә күңелебездә йөри.
Минем авыл халкына да күпмедер дәрәҗәдә ризасызлык белдерәсем килә. Аларны шушы көнгә җиткергәнче берәр нәрсә эшләгәннәрме соң? Аракыны бит алар шул бала акчасына сатып алганнардыр, моны сатучы белеп тора. Ул аракы алмагыз, аны бирмим, синең балаларың бар бит, аларга ризык ал дип әйтте микән, юктыр, мөгаен. Акчасы булмаганда, ул аракыны бурычка да биреп чыгара. Әгәр тикшерә башласаң, шундый гаиләләрнең кибетләрдә меңәрләгән бурычлары барлыгы ачыклана. Баш авырта дип килеп кергән күршеләре дә борып чыгармый, салып бирә яки яртыны кулларына тоттырып чыгара. Югыйсә, алар бу гаиләне бик яхшы белеп тора. Мисал итеп Байсар авылындагы алда телгә алынган гаиләне китерәсем килә. Аларның кибетләргә 12шәр мең бурычы җыелган иде. Бу сүзләрем райондагы бөтен кешегә дә кагыла. Җирлектә шушындый гаилә бар икән - иң беренче чиратта авыл халкы ярдәм итәргә тиеш. Алар белән сөйләшеп, әти-әнине эшкә тартып, алга яшәүгә рухландырырга кирәк. Ә бар шундый җирлекләр, алар авыр гаиләләр белән сөйләшеп, йорт-җирләрен төзекләндерергә ярдәм итеп, эшкә тартып, эчүчелектән баш тарттыралар, гадәти тормыш хәленә кайтаралар. Район җирлегендә нигәдер халык күп вакытта шушындый проблемалар килеп чыкканда, менә шундый гаилә бар, балалары ач, нигә килеп карамыйсыз, дип районга шалтыраталар. Районда 33меңнән артык халык яши, 6 меңгә якын балигъ булмаган бала бар. Моны район җитәкчелеге генә күзәтүдә тотып бетерә алмый. Иң беренче чиратта, шул җирлектә яшәүчеләр чаң сугарга тиеш. Хәзер шундый тормышта яшибез ки, күрше күршене белми, кызыксынмый. Кереп сорыйсың, юк, белмим диюдән узмыйлар. Шушы битарафлыктан арынмыйча торып, андый гаиләләрне бетереп булмаячак. Безгә мондый авыр гаиләләр белән эшне бөтен район халкы белән берлектә алып барырга кирәк. Моңа социаль яклау, мәгариф, медицина, эчке эшләр бүлеге, оешмалар, хуҗалыклар, җирлекләр - барысы да бердәм тартылырга тиеш.
Калининнарга килгәндә, әгәр алар өйләренә газ керттерсәләр, балаларына тиешенчә яшәү шартлары тудырсалар, балаларны тиз арада әти-әниләре янына кайтарырга мөмкинлек булачак. Теләкәйлеләргә шушыларны эшләргә булышыгыз, балалар язмышына битараф түгеллегегезне күрсәтегез диясем килә.
- Фикерләрегез өчен рәхмәт Сезгә. Газетага исемнәрне нигә тулысынча күрсәтмисез дигән сорауга килсәк, шул ук балалар язмышын кайгыртып, аларның киләчәген уйлап. Чөнки исерек әти-әнинең исем-фамилиясе чыккач, аның балаларына төртеп күрсәтмәсләр, аларны кимсетмәсләр дип, берәү дә гарантия бирә алмый. Ахыры фаҗига белән дә тәмамланырга ихтимал бит. Гөлүзә ханымның сүзләрен куәтләп, андый гаиләләр белән бергәләп көрәшик диясе килә.
P.S. Материалны газета битләренә әзерләп бетергәндә Айгөлнең дәваланып кайтуын, дәваханәгә балалары янына килүен хәбәр иттеләр. Әлеге гаиләнең гадәти тормыш белән яши башлавын бик телибез, өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев