Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КОМСОМОЛГА - 100 ЕЛ!: Актанышта комсомолның тормыш мәктәбен үткән буын очрашты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Алар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде, комсомол вәкилләре котлаулар кабул итте.

 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлегенең I Бөтендөнья съездында Русия коммунистик яшьләр союзы барлыкка килә (РКСМ). 1924 елда ул Ленин союзы дип үзгәртелә, 1926 елдан Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге дип атала башлый.


   Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше, комсомол мәктәбен үткән. Бу ил тормышында үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Комсомол вәкилләре тимер юллар, автомобиль заводлары, газүткәргечләр, шулай ук Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә катнашкан. Ул чорда зур-зур комсомол төзелешләре булган, яшьләр көче белән шәһәрләр калкып чыккан.


ВЛКСМ Уставы нигезендә, комсомолга 14 яшьтән 28 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар кабул ителгән. ВЛКСМ 1991 елның сентябрендә гамәлдән чыккан, әмма 1992 елның 23 гыйнварында ВЛКСМның варисы булган Россия коммунистик яшьләр берлегенең оештыру конференциясе үтә.

Комсомолның берничә буын биографиясенә мөнәсәбәте бар. Өлкән буын өчен комсомол Тормыш мәктәбе булды. 26 октябрь көнне  Актанышта үткән бәйрәм чарасында да бу фикер чакырылган кунаклар тарафыннан күп тапкырлар әйтелде. 

“Акчарлак” кафесында оештырылган җылы очрашуга Актанышның комсомол тарихында тирән эз калдырган иптәшләр, шул чорда җаваплы эшләр башкаручы мөхтәрәм затлар, өлкән буын вәкилләре чакырулы иде. Алар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде, комсомол вәкилләре котлаулар кабул итте. Беренчеләрдән булып залда утыручыларны район башлыгының ярдәмчесе Айрат Кәрамов  тәбрик итте.  Бәйрәм чарасында Л.Ш. Әхмәдуллинага, И.М. Ибраһимовка, Р.Х. Харисовка, А.С. Кәрамовка “Ленин комсомолына 100 ел” ордены һәм таныклыгы тапшырылды. Г.Г. Гафурова, З.З. Хәбитова, Р.Т. Нәгыймова, Р.Х Раяновлар мактаулы тасмага ия булдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев