Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КӨН КАДАГЫНДА: Иминлек сагында торучылар хисап тотты (+ФОТОЛАР)

Министрлык анализларыннан күренгәнчә, район эчке эшләр бүлеге, нәтиҗәләре буенча,  унынчы урынга күтәрелгән.

Актаныш районында узган елдагы эшчәнлеккә анализ ясауга йөз тоткан йомгаклау киңәшмәләре старт алды.  Актанышның полиция хезмәткәрләре бу юнәлештә беренчеләрдән булып хисап тотты. 


Халкының иминлеге өчен җавап бирүче әлеге тармак  район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшли. Шуңа күрә эчке эшләр бүлегенең хисап җыелышында район башлыгы Э.Н. Фәттахов үзе катнашты.   Бүлекнең тулы шәхси составы катнашкан киңәшмә эшенә районның баш судьясы Х.Х. Янгиров та чакырулы иде. 


Узган елдагы эшчәнлек хакында төп чыгышны  штаб җитәкчесе Ленар Заһретдинов   ясады.  Ул былтыр теркәлгән җинаятьләр санының  42,9%ка  кимрәк булуын белдерде. Ел дәвамында Актаныш районы территориясендә 206 җинаять теркәлгән. Чагыштыру өчен, Минзәлә районында бу сан – 270кә, Мөслимдә 89га тәңгәл. Бүген район территориясендә оператив вазгыять тотрыклы дип бәяләнә.

 
РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш  районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов үз чыгышында эшчәнлекләрендәге уңай һәм тискәре моментларга тукталып, алда торган бурычларны билгеләп үтте.


Бүген  мактау сүзләре белән беррәттән җинаятьләрне ачуда тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән бүлекчәләр исеменә тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Аларның җитәкчеләре, күрсәткечләрнең начарлануы нәрсә белән бәйле булуын аңлатып, хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү буенча үз фикерләрен җиткерделәр.


Министрлык анализларыннан күренгәнчә, район эчке эшләр бүлеге, нәтиҗәләре буенча,  унынчы урынга күтәрелгән.  Бүлекнең потенциалы һәм профессионализмы югары булуын исәпкә алсак, киләчәктә тагын да югарырак уңышка йөз тота алар. 


Әмма бүгенге көндә бүлектә уңай якка хәл ителәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Болар хакында  район башлыгы да үз фикерләрен белдерле.  


Чара барышында хезмәтләрендә югары уңышка ирешкән иминлек сакчыларына  район башлыгы ЭН.Фәттаховның Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды, бүлек җитәкчесенең рәхмәте белдерелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев