Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Актанышта полиция, МЧС, ашыгыч ярдәм хезмәтләрен "аякка бастытырлык" хәлләр булды (+ФОТОЛАР)

Актанышның янгын сүндерү, "Ашыгыч ярдәм" хезмәте, газ оешмасы, ЮХИДИ бүлеге кебек җаваплы оешмалардан 10 берәмлек махсус техника, 20гә якын хезмәткәр катнашты анда.

Октябрь ае гына булуга карамастан, Актаныш районының гражданнар оборонасы, мобилизация һәм эвакуация штабы кышкы чорга әзерлекне башлап җибәрде. 1-3 октябрь көннәрендә безнең районда гына түгел, гомумән, Россия күләмендә  оештырыла мондый төр  өйрәнүләр. 

Кышкы юлларда килеп чыгарга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан оештырылган өйрәнүләрнең беренче этабы 1 октябрь көнне Актаныш районы хакимият бинасында оешты. Аның белән район башлыгы урынбасары И.Ш. Бариев идарә итте. 

Бүген исә штаб өйрәнүләре үз эшен аэропорт мәйданында җәелдерде.  Актанышның янгын сүндерү, "Ашыгыч ярдәм" хезмәте, газ оешмасы, ЮХИДИ бүлеге  кебек җаваплы оешмалардан 10 берәмлек махсус техника, 20гә якын хезмәткәр катнашты анда. Бәла-каза вакытында зыян күрүчеләрне эвакуацияләү пунктының әзерлек дәрәҗәсе нәкъ  бүген тикшерелде. 

Буран, каты салкыннар, кар көртләре, җитди аварияләр нәтиҗәсендә М-7 федераль трассасының Актаныш районы биләмәсенә кергән өлешендә машиналар хәрәкәте туктатылса, районның гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча штабы нинди чаралар күрергә тиеш? Бүгенге өйрәнүләрдә болар җентекләп аңлатылды. 

Көтелмәгән гадәттән тыш очрак теркәлсә, бу хакта кичекмәстән районның  гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Илфак Шамил улына хәбәр ителергә тиеш. Ул исә, үз чиратында, килеп туган вәзгыятьне контрольгә алырга һәм аны ликвидацияләү өчен бер сәгать эчендә районның җаваплы оешмаларын “аякка бастытырга” бурычлы.   Сүз табигать шартларының “капканына” эләгүчеләрнең исәнлеге, сәламәтлеге хакында бара. Бу уңайдан урындагы һәм күчмә эвакуацион пунктларның да тулы әзерлектә булуы, беренчел кирәк-ярак һәм азык-төлек белән тәэмин ителүе зарур. 

Урындагы техника әзерлек сызыгына бастырылгач,  103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе алдында видеохисап тотты. Идарә Актаныштагы бүгенге өйрәнүләргә нәтиҗәне кич хәбәр итәчәк. 

Иртәгә исә  Актанышта терроризмга каршы юнәлтелгән өйрәнүләр уздыру планлаштырыла.  Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, сирена тавышлары ишетелсә, урамда махсус техника йөрсә, сезне куркып калмаска, тынычлык сакларга чакырабыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев