Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Конституциябезгә – 25 ел

Мәгълүм булганча, быел 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел була. Шул уңайдан, халыкны Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштыру, белемнәрен арттыру максатыннан районнарда лекцияләр оештырыла. 31 октябрь көнне Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе урынбасары Рәйсә Сәхиева технология техникумы укучыларына лекция үткәрде. Иң элек Рәйсә Габдулла кызы төп закон...

Мәгълүм булганча, быел 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел була. Шул уңайдан, халыкны Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштыру, белемнәрен арттыру максатыннан районнарда лекцияләр оештырыла. 31 октябрь көнне Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе урынбасары Рәйсә Сәхиева технология техникумы укучыларына лекция үткәрде.
Иң элек Рәйсә Габдулла кызы төп закон кабул ителүнең тарихы, аңа китергән алшартлар, Конституциягә кертелгән үзгәрешләр һәм республикадагы бүгенге вәзгыять белән таныштырып үтте.
- Безнең барлык эш-гамәлләребез Татарстан Конституциясе кысаларында алып барыла. Ул төп закон буларак, республикабызның барлык халкы өчен хокукый гына түгел, әхлакый кыйбла да булып санала. Шуңа без аны тирәнтен өйрәнергә тиеш. Быел Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 25 ел була, - диде ул.
Укучыларга Конституция кабул ителү тарихын чагылдырган видеофильм күрсәтелде. Анда республика тормышы өчен үтә дә әһәмиятле булган бу вакыйгада катнашкан шәхесләрнең фикерләре һәм хатирәләре тәкъдим ителде.
- Билгеле булганча, хәзерге көндә гамәлдә булган Конституция Татарстан Югары Советы тарафыннан 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Бу - сәяси киеренкелекнең аеруча көчәйгән вакытлары иде. Илебездә үзгәртеп кору башлану белән, Татарстан Россиядәге милли хәрәкәтләр лидерына әверелеп, союздаш республика статусына дәгьва кыла башлый. Халыкларның үзбилгеләү хокукын торгызган РСФСР дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгәннән соң, 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы "ТАССРның дәүләт суверенлыгы турында" декларация кабул ителде. Ә 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдумда республика гражданнары Татарстанның суверенитетын яклап тавыш бирделәр. Һәм шуның белән Татарстан Республикасының дәүләт статусы турында яңа Конституция кабул итү өчен нигез салынды. Халык фикеренә, ихтыяҗларына нигезләнеп, Конституция әзерләнде, - дип сөйләде Рәйсә Сәхиева.
Бүгенге көндә Конституция республиканың төп документы булып тора. Нәкъ шушы документ республикага үзен дөнья күләмендә Россиянең тулы хокуклы субъекты итеп танылу мөмкинлеген бирә.
Укучылар видеофильмны каргач, Рәйсә Сәхиеваны тыңлагач, үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр.
- 25 ел эчендә Конституциягә үзгәрешләр кертелдеме, - дигән сорауларына Рәйсә Габдулла кызы: "25 ел эчендә Татарстан Конституциясенә 17 тапкыр үзгәрешләр кертергә туры килде. Бу илдә булган вакыйгалар белән бәйле булды", - дип җавап бирде.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының флагын, гербын, гимнын кабул итү турында да видеофильм күрсәтелде.
Соңыннан Рәйсә Сәхиева Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеге белән дә таныштырып үтте.
- Конституция суды Республикада кабул ителгән законнарның Конституциягә туры килү килмәвен, Президент кабул иткән Указларны, Министрлар Кабинеты кабул иткән карарларны, министрлыклар кабул иткән карарларны, җирле үзидарәләр кабул иткән карарларны карый. Соңгы вакытта җирле үзидарә органнары буенча мөрәҗәгатьләрне бик күп карарга туры килде. Чөнки җирле үзидарә органнары кабул иткән карарлар турыдан-туры халыкка кагыла. Бигрәк тә социаль яклау, тарифлар буенча. Вәкаләтләр бүлешү буенча килеп чыккан бәхәсләрне дә Конституция суды карый. Йомгаклап әлеге суд сәяси мәсьәләләрне карый дип әйтәсем килә.
Сөйләшү барышында Рәйсә Сәхиева Татарстанда яшәүче һәр кеше Конгституция, аның бүлекләре һәм маддәләре турында белергә тиеш дип басым ясады. Укучыларга да алар белән ныклап танышырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев