Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Контракт буенча хезмәт - өметле киләчәк

Октябрь аенда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Армия сафларына китәчәк егетләр 3-14 октябрь көннәрендә район хәрби комиссариатында медицина тикшерүе үтәчәк. Безнең районнан бу көздә иллеләп егет солдат итеге кияр дип көтелә. Контрактчылар өчен дәүләт тарафыннан уңайлыклар, файдалы шартлар тудырылган, шуңа карамастан, анда барырга теләк белдерүчеләр аз. Районыбыздан быел 20 егет...

Октябрь аенда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Армия сафларына китәчәк егетләр 3-14 октябрь көннәрендә район хәрби комиссариатында медицина тикшерүе үтәчәк. Безнең районнан бу көздә иллеләп егет солдат итеге кияр дип көтелә.
Контрактчылар өчен дәүләт тарафыннан уңайлыклар, файдалы шартлар тудырылган, шуңа карамастан, анда барырга теләк белдерүчеләр аз. Районыбыздан быел 20 егет хәрби хезмәткә контракт нигезендә алынырга тиеш булып, бары тик өч кеше генә җибәрелгән. Авылларда эш юк, акча аз түлиләр дип зарланып йөрүче егетләр ни өчен бу хезмәткә атлыгып тормый? Бәлки, хезмәт бик авырдыр? Әллә соң анда бик сайлап кына алалармы? ТР хәрби комиссариатының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов белән әңгәмәбездә бу һәм армия хезмәтенә кагылышлы башка сорауларга җавап табарга тырышырбыз.
- Ленар Сәмигуллович, белүемчә, бүген илебез гаскәрләренең яртысын контракт буенча хезмәт итүчеләр тәшкил итә.
- 2021 елга, гомумән, Россия Кораллы Көчләрендә фәкать контракт белән хезмәт итүчеләр генә калырга тиеш. Ә хәзергә мондый хезмәткә югары белемле яки инде армиядә булып кайткан 19-40 яшьлек ир-егетләр чакырыла. ВУЗ тәмамлаган егетләр армияне я ике ел контракт нигезендә, яки бер ел гадәти хезмәттә үтә ала.
Контракт белән китүчеләргә хезмәт хакы түләнә, ашау, киенү, яшәү урыны белән тәэмин ителәләр. Эш сәгате башка һөнәр ияләренекеннән аерылмый: иртәнге 8.30дан 18.00 сәгатькә кадәр.
- Соңгылары турында тәфсилләбрәк сөйләшик әле: контракт белән армиягә алынучыларның беренче хезмәт хакы күпме тәшкил итә? Һәм аның артуына кайчаннан өмет итәргә?
- Минималь хезмәт хакы 17-20 мең сумнан башлап. Ул хәрби вазифа, хәрби дәрәҗә бирелүгә, гомуми хезмәт вакыты, башкарган эшләренә бәйле рәвештә арта бара. Әйтик, кече сержантлар 33 мең сумнан артык, өч сроктан озаграк хезмәт иткән һәм өлкән сержант дәрәҗәсенә ия булганнар 50 мең сумга якын хезмәт хакы ала. Шулай ук, физик әзерлек буенча нормативларны үтәгән, спорт белән дус егетләр беренче айлардан ук хезмәт хакларының 70%ка кадәр артуына өмет итә алалар. Спорт остасы исеменә ия булганнарга исә икеләтә оклад түләнә. Өстәп, һәр кешегә ел саен бер хезмәт хакы күләмендә матди ярдәм, намуслы хезмәт итүчеләр һәм вазифаи бурычын җиренә җиткереп үтәгәннәрне елына өч окладка кадәр премия белән бүләкләү каралган. Ерак төньяк районнары, климатик я экологик шартлар начар районнарда хезмәт итүчеләргә түләү, шулай ук, күпкә артык исәпләнә. Әйтик, Сахалин якларында хезмәткә баручыларга беренче айлардан ук хезмәт хакы 25-35 мең сумнан башлана, биш ел эчендә ул 60 мең сумга менә. Анда хезмәт итүнең бер елы исә ике елга тиңләштерелә.
- Ашау мәсьәләсенә килсәк...
- Гаиләләре булган контрактчылар гадәттә яшәгән урыннарына кайтып, хатыннары пешергәнне ашый. Гаиләсе булмаганнарны һәм өйдә түгел, армия ашханәсендә тукланам дигәннәрне көнгә өч мәртәбә бушлай ашаталар.
- Яшәү урыны...
- Хәзер зур казармалардан солдатлар өчен бәдрәфе, юыну бүлмәсе үзендә булган 3-4 кешелек бүлмәләр ясыйлар. Контрактчылар өчен исә мондый шартлардан башлап, аерым фатирга урнаштыруга кадәр уңайлыклар каралган. Хәрбинең гаиләсе вакытлыча яшәгән фатир өчен акчаны дәүләт түли.
- Хезмәте дәвамында һөнәри яки югары белем алырга теләүчеләр өчен нинди дә булса өстенлекләр бармы?
- Хәрбиләр 24 яше тулганчы Саклану министрлыгының югары уку йортларына, 30 яшенә кадәр һөнәри белем бирү йортларына укырга керә ала. Моннан тыш, контракт буенча өч ел хезмәт иткәннәр теләсә нинди уку йортының әзерлек курсларында бушлай укыйлар, ВУЗга кергәндә өстенлеккә ия, бюджет урынына керәләр. Хәрбинең карьера үсеше турыдан-туры аның белем дәрәҗәсенә бәйле. Урта һөнәри белеме булганнар прапорщик (мичман) дәрәҗәсенә, профильле югары белемлеләр офицер вазифасына ия булалар.
- Контрактчыларны иң ымсындыра торган шарт - дәүләттән фатирлы, тораклы булу мәсьәләсе.
- Хәрби ипотека нигезендә, ике сроктан соң контрактчы үзе теләгән җирлектән (Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән тыш) торак алу өчен документлар җыя ала. Иң мөһим шарт - яшәр өчен үз шәхси торагың булмаска тиеш. Ипотека 3,6 млн. сум күләмендә 20 елга бирелә. Армия хезмәте чорында аның өчен министрлык түли. Әгәр контрактчы кредит түләнеп беткәнче, ягъни хезмәт срогын 20 елга тутырганчы хәрби хезмәттән китә икән, ул бу фатир өчен моңарчы түләнгән беренчел взнос һәм айлык кредит өлешен я кире дәүләткә кайтарырга, калган өлешне үз хисабыннан түләп бетерергә тиеш, я фатирдан баш тарта булып чыга.
- Егетләрне кайсы өлкәләргә җибәрәләр?
- Кайнар нокталарга җибәрәләр, дип борчылырга кирәкми - бу фәкать һәр контрактчының үз теләге белән генә башкарыла. Андый җирләрдә хезмәт итүчеләрнең бер ел хезмәте өч елга санала, җиде елда пенсиягә хокук бирерлек стажга ия буласың. Акчасы да берничә тапкыр күбрәк түләнә.
- Контракт хезмәтенә алырга ярамаган контингент бармы?
- Кайчан да булса җинаять эше ачылган, хөкемгә тартылган, иректән мәхрүм ителгәннәр бу эшкә җибәрелми. Контракт хезмәтеннән начар маддә буенча азат ителгәннәр кире теләк белдерсәләр дә, кабат алынмыйлар. Шулай ук, сәламәтлеге начар булганнарны кире борабыз. Контракт буенча хезмәт турында кызыксынучылар 3-13-33 яки 3-20-43 телефон номерлары аша яки район хәрби комиссариатына килеп мәгълүмат ала алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев