Актаныш

Корбан гаете белән

Актаныш муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән барлык райондашларыбызны, дин кардәшләребезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм, бигрәк тә, авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә,...

Реклама

Актаныш муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән барлык райондашларыбызны, дин кардәшләребезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм, бигрәк тә, авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәргә, мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.
Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп итсен. Сезгә исәнлек, сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: