Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Коронавирус белән кемнәр күбрәк авырый?

Роспотребнадзор коронавирус инфекциясе белән иң еш авырый торган категорияне атады.


             Русия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Г.Н. Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эш буенча директор урынбасары, медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова белдерүенчә, хәзерге вакытта коронавирус күбесенчә 65 яшьтән өлкәнрәкләрдә ачыклана һәм бу сан артуын дәвам итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
               «Хәзерге вакытта иң югары күрсәткечләр өлкән яшьтәге кешеләр арасында теркәлә. 65 яшьтән узган кешеләр арасында яңа очракларның артуы дәвам итә, коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 100 меңгә 224 кеше тәшкил итә», - диде ул.
              Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова ачыкланган очракларның өчтән бере шуларга туры килә торган Русиянең өч төбәген атаган иде. Болар – Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург.
Попова сүзләренчә, COVID-19 белән авыручылар саны арту Русиянең 83 төбәгендә күзәтелә. “Бары тик ике субъектта – Башкортстан Республикасы һәм Чукоткада – динамикасыз”, - дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев