Актаныш

Коронавирус турындагы иң актуаль 8 сорауга ҖАВАП

Бүген иң күп укылган, иң күп ишетелгән яңалыклар коронавирус хакындадыр, мөгаен. Шуңа карамастан, яңадан-яңа сораулар барлыкка килә.

Сорауларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов һәм баш инфекционисты Халит Хәйретдинов җавап бирде.

– Коронавирустан ничек сакланырга? Авырган кеше  белән аралашкан булсаң, нәрсә эшләргә?

Дмитрий Лопушов: Бүген республикада 50 кешенең авыруы мәгълүм. Алар дәвалану уза. Якыннарын да тикшерәбез. 200гә якын кеше күзәтү астында. Чит илдән кайту дәвам итә, аларның барысы да – үзизаляциядә. Әлегә чир күтәрелеш кичерә. Кешедә лаборатория аша чир табылгач, ул хакта Роспотребнадзор хезмәткәрләре медицина оешмаларына хәбәр итә. Табиблар аның белән якын элемтәдә булучыларны да күзәтү астына ала. Чит илләрдән кайтучылар белән дә шундый ук хәл. Ниндидер шик булса, яшәү урыны буенча сырхауханәгә шалтыратып киңәшә аласыз.

– Коронавирус турында барысын да беләбез, дип әйтә алабызмы?

Халит Хәйретдинов: Коронавирус хакында беренче мәгълүматлар 1965 елда барлыкка килде. 2019 елда кискен килеп чыккан эпидеми хакында барысын да беләбез, дип әйтә алмыйм. Ул күбрәк җиңелчә узса да, авыр формага әйләнеп, үпкәне зарарлаган очраклар да аз түгел. Көньяк Европа, АКШ илләре аша чирнең күңелсез тәмамлануын да күреп торабыз. Олы яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә авырый. Безнең республикадан чыгып фикер йөртсәк, сырхауларның яртысы –30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр. 20дән 30 яшькә чаклылар да бар, әлегә балалар авырмады, ләкин сакланырга кирәк. Коронавирус башка тын юллары вируслы чирләреннән аерыла: үпкәне зарарлый, пневмония катлаулы уза.         

– Кибеттән алган яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне ничек эшкәртергә? Төргәктәгеләрне яңадан юарга кирәкме?

Дмитрий Допушов: Кибеттән алган азык-төлекне гадәттәгечә юалар. Яшелчәләр, җиләк-җимеш аша коронавирус табылган бер генә очрак та булмады.

 Бу чир кайчан тәмамланыр икән?

Халит Хәйретдинов: Авыру июнь аена кимер дип фаразлана. Көзен яңадан күтәрелеп алуы ихтимал. Йогышлы чиргә иммунитет, халыкның 70-75 проценты чирләгәч кенә формалаша дигән фикер бар. Аннары ул гадәти тын юллары йогышлы чиренә әйләнергә мөмкин. Россиядә үзизоляция игълан ителү чир йоктыруны киметәчәк. Моның өчен кагыйдәләрне үтәргә кирәк.      

– Шәһәр фатирларында яшәгән гаиләләргә балаларын урамга алып чыгарга рөхсәт ителәме?

Дмитрий Лопушов: Саф һава файдалы, ләкин үзизоляция вакытында яшәгәнебезне онытмасагыз иде. Балконга алып чыгарга мөмкин, урамда, паркта йөртергә киңәш ителми. Дачада икәнсез, чыгарга мөмкин, анда да күп кеше җыелмаска тиеш.

– Коронавирус белән авырып савыккан кешенең плазмасы бүтән сырхауларны дәвалау өчен кулланыла икән. Шул дөресме?

Халит Хайретдинов: Плазманы авыр формадагы сырхауларны дәвалау өчен файдаланалар. Чирдән савыккан кешеләр канында антитәнчекләр барлыкка килә һәм аны файдалангач, сырхауның хәле җиңеләя. Кытайда шундый уңышлы тәҗрибәләр бар. Без дә, ул алымны өйрәнәбез.

– Коронавирус белән бер тапкыр авыргач, ул кабатланырга  мөмкинме?

Реклама

Халит Хәйретдинов: Бу кешенең иммун системасыннан тора. Иммун системасы буенча проблемалар бар икән, кабат чирләргә мөмкин. Мондый очраклар бик сирәк була. Бездә рәсми рәвештә теркәлгән фактлар юк.

– Битлекне кайчан кияргә?

Дмитрий Лопушов: Моның буенча һәр илдә төрлечә киңәш бирәләр. Аны авыру кешегә кияргә кирәк. Машинада йөргәндә кию мәҗбүри түгел. Күп кеше җыелган җирдә генә битлексез йөрмәгез. Битлектә микроорганизмнар җыелырга мөмкин, шуңа күрә аны 2 сәгать саен алмаштырып торырга кушыла. Аның белән авызны гына түгел, борынны да капларга кирәк, чөнки вирус борын куышлыгыннан да җиңел үтә. Битлекләрне урамда, подъездда ташламагыз, өйдә дә җыеп бармагыз.   

– Җәмәгать урыннарында вирустан саклану өчен күзлек кияргәме?

Дмитрий Лопушов: медицина оешмаларында авырулар белән тыгыз бәйләнештә булучы белгечләргә генә киңәш ителә. Көндәлек тормышта аны киюнең кирәге юк.

– Коронавирустан савыккан кеше килеп тикшеренеп торамы?

Халит Хәйретдинов: Кешедән ике төрле анализ алына. Савыккан икәнен белгәч, дәвалау оешмасыннан чыгарабыз. Аннары яңадан килеп йөрү мәҗбүри түгел. Йөрәк, тын юллары чирләре белән авыручы үзенең дәвалау оешмасында планлы рәвештә тикшеренү уза.

– Йөрәк, үпкә чирләре белән авыручылар чир иярү куркынычы янаган группага керәме?

Халит Хәйретдинов: Кытай тәҗрибәсе күрсәткәнчә, йөрәк, тын юллары, үпкә, шикәр чирләре белән авыручылар шул төркемгә керә. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрдә ул авыр формада уза, яшьләр җиңелрәк үткәрә.

– Урамнан кергәч киемне юаргамы?

Дмитрий Лопушов: Өйгә кергәч, киемне алмаштырырга, дәкин юарга, сыекчалар сиптерергә киңәш ителми. Кулны яхшылап юып, борын куышлыгын чистарту, тирегә антисептик сиптерү җитә. Ишек тоткаларын сөртергә кирәк.

– Коронавирустан тест-тикшеренүләр кемнәргә үткәрелә?

Дмитрий Лопушов: Пневмония белән авыручыларны, чит илдән кайтучыларда авыру билгеләре булганнарны, алар белән аралашканнарны, социаль тәэмин итү өлкәсендә эшләүчеләрне, тын юллары вируслы чирләренең катлаулы формасы белән авыручы  65 яшьтән узган кешеләрне тикшерәбез. Башкалар ирекле тикшеренә ала. Бу эшкә хосусый медицина оешмалары, лабораторияләр дә җәлеп ителәчәк.

Vatantat

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: