Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Коронавирусның икенче дулкыны булырмы: Миңнеханов җавабы

ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирусның икенче дулкыны булырмы дигән сорауга туры эфирда җавап бирде.

- Коронавирус беркая да китмәде, югалмады. Мартта Кытай, аннан Европада булды. Соңрак акрынлап безгә килде. Без ярдәмсез идек. Ул вакыттагы үзчикләүләр бик катгый булды. Тик бу нәтиҗәсен бирде. Медицина бездә көчсез иде, ИВЛлар бөтен җирдә дә норма буенча урнаштырылмаган. Без бераз әзер түгел идек. Тик без кыска вакыт эчендә барысын да аңлап, өйрәндек. Икътисад та эшли башлады. Безнең 90 процент сәнәгать оешмалары эшләде. Әмма кече һәм урта бизнес авырлыклар кичерде.

Бу безнең өчен яхшы мәктәп булды.

Реклама

Коронавирусның икенче дулкынына килгәндә, без хәзер ничек көрәшергә икәнлеген беләбез. Кесәдә битлек тә бар, я перчатка киябез, кулларны эшкәртәбез. Дистанцияне гел саклыйбыз. Икенче дулкынга юл куймаячакбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев