Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Коронавирусның озакка сузылган стадиясен ничек ачыкларга?

Ковидның озакка сузылган стадиясе булганда ашказаны-эчәк трактында проблемалар булырга, буыннар авыртырга, тирегә тимгелләр чыгарга мөмкин.

Британия галимнәре фикеренчә, коронавирус озакка сузылган стадиягә дә әйләнергә мөмкин. Алар авыруның бу стадиясен ачыкларга ярдәм итә торган билгеләрне атады. 

Коронавирусның озакка сузылган стадиясе 12 атна дәвам итәргә мөмкин. Авыруның күкрәге авырта, йөрәк тибеше ешая, хәлсезлек, ютәл барлыкка килә, шулай ук баш әйләнү һәм йокысызлык булырга мөмкин.


Моннан тыш, ковидның озакка сузылган стадиясе булганда ашказаны-эчәк трактында проблемалар булырга, буыннар авыртырга, тирегә тимгелләр чыгарга мөмкин.

Галимнәр әйтүенчә, бу билгеләр озак вакыт дәвамында, хәтта авыруның иң катлаулы чоры узгач һәм вирусны җиңгәч тә булырга мөмкин. 

Intertat.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев