Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кошлар - безнен дусларыбыз!

18 март көнне балалар ижат узәгенең түгәрәкләренә йөрүче укучылар белән «Кошлар - безнен дусларыбыз!»дип исемләнгән кичә узды. Кошлар- жир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре.Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Кошлар булмаса жирдә матурлык та булмас иде. Сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр. Бәйрәм кичәбез күңелле...

18 март көнне балалар ижат узәгенең түгәрәкләренә йөрүче укучылар белән «Кошлар - безнен дусларыбыз!»дип исемләнгән кичә узды.
Кошлар- жир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре.Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Кошлар булмаса жирдә матурлык та булмас иде. Сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр.
Бәйрәм кичәбез күңелле уеннар,бәйгеләр, эчтәлекле шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.Кошлар турындагы табышмакларга балалар бик теләп һәм дөрес жавап бирделәр.Һәр бер түгәрәк укучылары уз куллары белән эшләгән кош ояларын, жимлекләрен яклап чыктылар.Балалар канатлы дусларыбызны ничек итеп сакларга кирәк икәнен дә аңлаттылар.Алар өчен җимлекләр ясап эләргә,ясап куйгач, алар турында онытмаска, жимне салып торырга.Кош ояларын аска куймаска, кошларны песиләрдән сакларга, аларга карата мәрхәмәтле булырга.
Кичә ахырында катнашучыларга кечкенә буләкләр тапшырылды.
Кошлар- безнең дусларыбыз! Аларны рәнҗетмик, җимлекләр, оялар элик, табигатебезне саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев