Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Коткаручылар елгадан кешеләре белән 20 ел элек югалган автомобильне тапкан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре су астына төшү буенча күнегүләр уздырган вакытта Енисей елгасында 20 ел элек юкка чыккан автомобильне тапкан. Бу хәл Красноярск якларында булган. Машинада ир-ат һәм хатын-кызның үле гәүдәсе дә табылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. "Ләмгә күмелгән машина һәм аның эчендә ике кеше мәете табылды,...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре су астына төшү буенча күнегүләр уздырган вакытта Енисей елгасында 20 ел элек юкка чыккан автомобильне тапкан.
Бу хәл Красноярск якларында булган. Машинада ир-ат һәм хатын-кызның үле гәүдәсе дә табылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. "Ләмгә күмелгән машина һәм аның эчендә ике кеше мәете табылды, - дигән төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Владимир Юрченко. - Беренчел фаразлар буенча, алар 1995 елның ноябрендә хәбәрсез югалган 1957 елгы ир-ат белән 1965 елгы хатын-кыз булырга мөмкин. Алар шәһәрнең Киров районыннан чыгып китә һәм юкка чыга".
Әлеге очрак буенча 1996 елда җинаять эше дә кузгатылган була.
Чыганак: http://intertat.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев